В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимыннан физик затлар (РФ һәм башка Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) дәүләтләре гражданнары), шул исәптән Россия Федерациясенең экспериментка кертелгән теләсә кайсы субъекты территориясендә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр, мөлкәт хокуклары) сатуны гамәлгә ашыручы, хезмәт килешүе буенча ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр куллана ала.
Керем күләме чикләнгән – ул елына 2,4 млн сумнан да артык булмаска тиеш.
Шулай ук яңа режимны түбәндәгеләрне гамәлгә ашыручы затлар да куллана алмый:
- акциз салымы салынган товарларны һәм мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларын сату;
- үзебездә җитештерелгән товарлардан тыш, теләсә нинди товарларны алып сату;
- хезмәткәрләр яллау;
- файдалы казылмаларны табу, сату;
- башкалар мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итү (агент килешүе, йөкләмә килешүләре, комиссия яки товарлар китерү хезмәтләре буенча).
«Минем салым» («Мой налог») кушымтасы аша
- смартфон яки планшетта AppStore яки Google Playдан «Минем салым» («Мой налог») кушымтасын күчереп алырга;
- кушымтада мәгълүматларыгызны кертү юлы белән онлайн теркәлегез. Федераль салым хезмәтенә килү кирәк түгел;
- шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында, салым түләүченең шәхси кабинеты аша да гариза бирергә мөмкин;
- шәхси эшмәкәргә «Минем салым» («Мой налог») кушымтасында теркәлгәннән соң 30 көн эчендә элеккеге режимны куллануны туктату турында Федераль салым хезмәтенә гариза бирергә кирәк; әгәр Сез шәхси эшмәкәр икән һәм «Профессиональ керемгә салым» салым режимын куллануны туктатырга җыенасыз икән, Сезгә шәхси эшмәкәрлекне туктату яки башка салым режимын сайлап алу турында Федераль салым хезмәтенә өстәмә гариза бирергә кирәк;
- әгәр дә нәрсәдер сез уйлаганча килеп чыкмаса, теләсә кайсы вакытта, онлайн, «Минем салым» («Мой налог») кушымтасы аша, Федераль салым хезмәтенә килмичә генә, үзмәшгуль статусыннан төшү турында гариза язарга була.
Физик затлар керемнәренә салым (НДФЛ) (13%) яки гадиләштерелгән салым салу системасы (УСН) буенча бердәм салым урынына үзмәшгульләр түли:
- керем физик заттан алынган очракта, 4% ставкасы буенча салым
- шәхси эшмәкәр һәм юридик заттан булса, 6% ставкасы буенча салым.
«Һөнәри керемгә салым» салым режимын башка махсус салым режимнары белән бергә алып барырга ярамый, хәтта төрле эшчәнлек төрләре буенча да.
Үзмәшгульләр – мөстәкыйль рәвештә түләүле хезмәтләр күрсәтүче, эш башкаручы яки үзләре ясаган товарларны эш бирүчесез һәм яллаучы хезмәткәрләрсез сатучы гражданнар. Мәсәлән, дизайнерлар, пешекчеләр, җиһаз ясаучылар, вак һөнәрчеләр, чәчтарашлар, фотографлар һ. б.
Коммерция эшчәнлеге вәкилләрен салым исәбенә куюның ике вариантын да физик затлар гына куллана ала. ШЭ статусын алу теләсә нинди салым режимын кулланырга мөмкинлек бирә. Үзмәшгульләр исә салымчылар белән эшләү һәм хезмәттәшлек итү форматын сайлау хокукларыннан мәхрүм.
Шәхси эшмәкәр үзмәшгульдән нәрсә белән аерыла:
- Үзмәшгульләр профессиональ керемгә генә салым түли, аның буенча ике ставка каралган – физик затлардан керем алганда - 4%, эшмәкәрләр һәм юридик затлар белән хезмәттәшлек иткәндә - 6%. ШЭ салым салуның гомуми системасын (ОСНО) яки махсус режимнарның берсен сайлый – салым салуның гадиләштерелгән системасы (УСН), алдан йөкләнгән керемгә бердәм салым (ЕНВД), бердәм авыл хуҗалыгы салымы (ЕСХН), патент, шулай ук үзмәшгульләр категориясенә күчү һәм кире элеккеге салым режимына күчү мөмкинлеге бар.
- Шәхси эшмәкәр белән үзмәшгульләр арасында аерма шунда ки, үзмәшгуль кешегә иминият кертемнәрен түләргә кирәкми, ә шәхси эшмәкәр ел саен үзе өчен кертемнәрне фиксацияләнгән күләмдә түли. Үзмәшгульләр мәҗбүри дәүләт социаль иминият системасында катнаша ала, ләкин бары тик ирекле нигездә генә.
- Шәхси эшмәкәр статусында эшләү чоры иминият стажына исәпләнә, ә үзмәшгульлек, пенсия исәпләгәндә, гражданин иминият кертемнәрен түләгән очракта гына исәпкә алына.
- Үзмәшгуль гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләр үзләренә үзләре эшли, әмма шәхси эшмәкәрнең ялланган хезмәттән файдалану хокукы бар, үзмәшгульләр мондый мөмкинлектән мәхрүм.
- Үзмәшгульләр өчен эшчәнлек өлкәләре буенча чикләүләр кертелде, шәхси эшмәкәр өчен бу каралмаган.
- Үзмәшгуль граждан шәхси эшмәкәрдән керем дәрәҗәсе буенча аерылып тора – беренче категория өчен закон нигезендә керемнәрнең чикләнгән лимиты билгеләнгән. Бер ел эчендә үзмәшгуль зат 2,4 млн сумнан артык суммага килешүләр башкарырга тиеш түгел.
- Эшмәкәрләрдән аермалы буларак, үзмәшгульләргә Федераль салым хезмәте алдында хисап тотарга, касса техникасын кулланырга кирәкми. Фискаль органнар белән хезмәттәшлек махсус мобиль кушымта аша гамәлгә ашырыла, ул сатып алучылар өчен чеклар формалаштыра.
- Үзмәшгуль буларак теркәлү өчен «Минем салым» («Мой налог») мобиль кушымтасында гариза рәсмиләштерергә кирәк. Шәхси эшмәкәр гаризаны дәүләт пошлинасын түләп, шәхсән кәгазьдә яисә электрон форматта Федераль салым хезмәте сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында дәүләт пошлинасын түләмичә, тапшыра.
Банкларның кредит продуктларын алу мөмкинлеге.
Үзмәшгульләр хисап һәм декларацияләр тапшырмый. Клиентлар белән исәп-хисап ясау өчен онлайн-касса сатып алырга туры килмәячәк. Чек автомат рәвештә «Минем салым» («Мой налог») кушымтасында формалаша.
Салым суммасын исәпләргә кирәк түгел, кушымта моны автомат рәвештә эшләячәк.
Пенсия иминияте фондына мәҗбүри кертемнәр юк, бары тик ирекле рәвештә генә.
Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы карта һәм счетларга килгән барлык акчаларга салым салуны күздә тотмый. «Минем салым» («Мой налог») кушымтасында чекларны формалаштырганда чагылдырылган керемнәргә генә салым салына.
Эшчәнлекне эксперимент үткәрелә торган төбәктә генә (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе, Татарстан) гамәлгә ашырырга мөмкин. Шул ук вакытта пенсия һәм медицина иминиятенә билгеләнгән кертемнәр түләү бурычы юк.
· - «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы, Казан, Тел. +7 (965) 585-81-81 яки +7 (927) 441-81-43, электрон адрес: centr.samozanyatyh.RT@mail.ru;
· - Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, сайт: https://npd.nalog.ru/;
· - Казан Башкарма комитеты Аппаратының Икътисади үсеш комитеты, эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү бүлеге. Тел.+7 (843) 299-17-73, +7 (843) 299-17-22, электрон адрес: podderzhka16@mail.ru.