Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Баш бит

Үзмәшгульләргә ярдәм

Бу бүлектә үзмәшгуль сыйфатында ничек теркәлергә, яңа хокукый статусның өстенлекләре һәм Казанда үзмәшгуль кешеләргә ярдәм итү өчен үткәрелә торган чаралар турында белергә мөмкин.

Үзмәшгульләр эшчәнлеген легальләштерү өчен, 2019 елның 1-нче гыйнварында Россиядә «һөнәри керемгә салым» яңа махсус салым режимын кертү буенча эксперимент старт алды. Проект сынау режимында Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла.

Айлык салымның процент ставкасы физик затлар өчен товар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатканда алынган керемнең 4%-ы күләмендә, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен 6% күләмендә каралган. Яңа режимны куллана торган шәһәрлеләр профессиональ керемгә түләнә торган физик затлар кеременә салымнан азат ителә.

Яңа салым режимыннан мөлкәттән файдаланудан керем алучы физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр, шулай ук эшкә ялланмыйча һәм хезмәт килешүләре буенча ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итмичә эшчәнлек алып баручы физик затлар файдалана ала. Яңа махсус салым режимыннан файдаланырга мөмкин булган керемнең иң чик күләме елына 2,4 млн сумнан артмый. Әгәр лимит артса, салымны куллану хокукы югала. Эксперимент вакытында салым ставкасы артмаячак, ә керемнең чик күләме кимемәячәк.

Физик затларны һәм шәхси эшкуарларны теркәү «Минем салым» мобиль кушымтасы аша, салым органына килмичә, бер көн эчендә башкарыла.

Казанда 2023 ел ахырына эшчәнлекләрен үзмәшгуль буларак 98 меңнән артык кеше теркәгән. Казанда Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге эшли, ул салым җыемнарын кертү проектын популярлаштыру белән шөгыльләнә.
Сораулар һәм җаваплар
  • Мобилизация буенча чакырылган очракта үзмәшгульләргә салым хисабыннан төшәргә кирәкме?
    Киңәйтергә Свернуть
    Рәсәйнең федераль салым хезмәте 28.09.2022 елгы №АБ-4-19/12835@ хатында үзмәшгульгә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган очракта, салым хисабыннан төшүнең мәҗбүри булмавын аңлатты. Әгәр үзмәшгульнең һөнәри керемгә салым салына торган кереме юк икән, салым исәпләнмәячәк.

    Әмма, әгәр үзмәшгульне узган ай өчен салым түләүгә куелганчы мобилизациялиләр икән, бу очракта үзмәшгуль «Минем салым» кушымтасының «Түләүләр» бүлегендә автоматик түләүне көйли ала. Ул вакытта салым картадан автомат рәвештә алыначак.

    Шулай ук үзмәшгуль «Минем салым» кушымтасында, салым түләүгә тиешле хокуклар биреп, кредит оешмасына вәкаләт бирә ала.

    Моннан тыш, мобилизацияләнгән кеше өчен салымны теләсә-кайсы кеше – туганнары, дуслары яки башкалар түли ала. Бу очракта түләү йөкләмәсендә үзмәшгульнең ИННын күрсәтергә кирәк.

  • Кем ул үзмәшгуль?
    Киңәйтергә Свернуть
    Үзмәшгульләр - эш бирүчесе яки ялланган хезмәткәрләре булмаган затлар, үзләренең шәхси хезмәт эшчәнлегеннән керем алучы гражданнар.

  • Кем үзмәшгуль сыйфатында теркәлә ала?
    Киңәйтергә Свернуть

    «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимыннан физик затлар (РФ һәм башка Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) дәүләтләре гражданнары), шул исәптән Россия Федерациясенең экспериментка кертелгән теләсә кайсы субъекты территориясендә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр, мөлкәт хокуклары) сатуны гамәлгә ашыручы, хезмәт килешүе буенча ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшмәкәрләр куллана ала.



  • Үзмәшгуль сыйфатында теркәлергә теләүчеләргә карата нинди дә булса чикләүләр бармы?
    Киңәйтергә Свернуть

    Керем күләме чикләнгән – ул елына 2,4 млн сумнан да артык булмаска тиеш.

    Шулай ук яңа режимны түбәндәгеләрне гамәлгә ашыручы затлар да куллана алмый:

    - акциз салымы салынган товарларны һәм мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарларын сату;

    - үзебездә җитештерелгән товарлардан тыш, теләсә нинди товарларны алып сату;

    - хезмәткәрләр яллау;

    - файдалы казылмаларны табу, сату;

    - башкалар мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итү (агент килешүе, йөкләмә килешүләре, комиссия яки товарлар китерү хезмәтләре буенча).



Барлык сораулар
Казанда үзмәшгульләрнең теркәлү динамикасы
  • 32271
    кеше 2020 елда
  • 57839
    кеше 2021 елда
  • 80921
    кеше 2022 елда
  • 98737
    кеше 2023 елда
Өстәмә мәгълүмат