-
25
кеше – парламент әгъзалары
-
19кеше кадрлар резервына керде
-
18 дән
35 яшькә кадәр – парламентарийлар яше
-
2
года – срок полномочий действующего состава парламента
Яшьләр парламенты Казан шәһәре Думасы каршындагы киңәшмә һәм консультатив орган булып тора һәм үз эшчәнлеген иҗтимагый башлангычларда алып бара.
Казан мэры
Яшьләр парламенты Казанның җирле үзидарә органнарына шәһәрнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү һәм тәкъдимнәр әзерләү, яшь гражданнарга әлеге өлкәдә норматив актлар төзүгә бәйле эшчәнлеккә шартлар тудыру, шулай ук яшьләрне парламент эшчәнлегендә катнашуга җәлеп итү максатларында төзелде.
Яшьләр парламентының беренче чакырылышы Казанда 2020 елның сентябрендә оештырылган иде. 2023 елның февралендә икенче чакырылыш расланды. Конкурс йомгаклары буенча 25 егет – 10 кыз һәм 15 егет сайлап алынды. Үткәрелгән конкурс йомгаклары буенча Казанның Яшьләр парламенты составы Казан шәһәре Думасы тарафыннан 2 елга раслана. Парламентарийларның яше 18 дән 35 яшькә кадәр.
2025 елның 1 апрелендә Казан шәһәре Думасы каршындагы Яшьләр парламентына конкурсның көндезге этабы тәмамланды. Кандидатлар үзләренең сайлау алды программасын якладылар, ә соңыннан бәхәсләрдә катнаштылар.
Белгечләр советына керделәр:
– Казан шәһәре Думасы сәркатибе Альбина Рәфыйкова;
– Казан шәһәре Думасы депутаты Марсель Шәрәпов;
– Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитетының беренче урынбасары Динар Сәйфуллин;
– ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев;
– Казан шәһәре Думасы каршындагы Яшьләр парламентының 2 нче чакырылыш рәисе Нелли Фәйзеханова.
кеше – парламент әгъзалары
35 яшькә кадәр – парламентарийлар яше
года – срок полномочий действующего состава парламента