Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Сораулар һәм җаваплар

  • Ташламалы аренда программасы буенча арендага бирелә торган бинаны субарендага бирергә мөмкинме?
    Киңәйтергә Свернуть
    Аренда шартнамәсе шартлары буенча хокукларны һәм бурычларны өченче затларга тапшыру тыела. Законсыз субарендага биргән өчен шартнамә шартлары буенча аны берьяклы тәртиптә өзү һәм еллык аренда түләве күләмендә штраф каралган.

  • Аукционда кем катнаша ала?
    Киңәйтергә Свернуть

    Аукционда бары тик оештыру-хокукый формага, милек рәвешенә, булу урынына, шулай ук капитал барлыкка килү урыннарына бәйсез рәвештә, шартнамә төзүгә дәгъва итүче шәхси эшкуар яисә юридик зат кына катнаша ала.



  • 5 ел узганнан соң килешүне кабат төзеп буламы?
    Киңәйтергә Свернуть

    Әгәр дә арендатор килешүнең шартларын намус белән үтәсә, мөмкин. Шул ук вакытта ул ел саен аренда түләвенең базар бәясен бәяләү турындагы яңа хисап нигезендә 100 процент күләмендә түләүне кертергә тиеш.



  • Коммуналь түләүләргә ташламалы каникуллар тараламы?
    Киңәйтергә Свернуть

    Юк. Арендатор коммуналь түләүләрне вакытында түләргә тиеш.



  • Арендага бирелә торган бинада эшчәнлекне кайчан алып баруны башларга кирәк?
    Киңәйтергә Свернуть

    Ел дәвамында муниципаль объектны арендага ташламалы шартларда алган зат яки компания анда хуҗалык эшчәнлеген башларга тиеш. Бер ел запас белән бирелә – кемдер, бәлки, минималь ремонт ясарга гына түгел, ә перспектива белән бинаны дизайн-проектка да, эшкәртүгә дә кертәчәк. Әгәр бер ел эчендә хәрәкәт булмаса – килешү өзеләчәк, ә арендаторга штраф салыначак.



  • Ташламалы аренда өчен билгеләнгән биналарны нинди эшчәнлек төрләренә кулланырга мөмкин?
    Киңәйтергә Свернуть

    Торгларга куела торган биналарның максатчан билгеләнеше Казан шәһәрендә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программасы белән билгеләнгән өстенлекле юнәлешләрдән чыгып билгеләнә.



  • Аренда килешүе нинди срокка төзеләчәк?
    Киңәйтергә Свернуть

    Шартнамә 5 елга төзеләчәк. Арендаторның беренче өч елында арендатор инициативасы буенча арендадан берьяклы баш тарткан өчен штраф санкцияләре каралган.



  • Аренда каникуллары нәрсә ул?
    Киңәйтергә Свернуть

    Беренче ике елда ел саен аренда түләвенең нульле процент ставкасы билгеләнә, ягъни эшмәкәр ике ел дәвамында бина арендасына түләми. Аренданың өченче елында эшмәкәр ел саен аренда түләвенең 25 процентын түли, аренданың дүртенче елында – 50 процент, аренданың бишенче елында – сату барышында барлыкка килгән еллык аренда түләве күләменең 75 процентын. Биш ел вакыт узганнан соң, килешү шартларын намус белән үтәгән эшкуар торглар үткәрмичә аренда шартнамәсен озайтырга хокуклы, әмма шул ук вакытта ул ел саен аренда түләвенең базар бәясен бәяләү турындагы яңа хисап нигезендә инде 100-процент түләүне кертергә тиеш булачак.



  • Аренда килешүен ничек төзергә?
    Киңәйтергә Свернуть

    Шартнамә еллык аренда түләве күләмен сату буенча аукцион сату нәтиҗәләре буенча төзелә.



  • «Ташламалы аренда» программасына нинди мәйданнар кертелгән?
    Киңәйтергә Свернуть

    Мөлкәт исемлеген «кече һәм урта эшкуарлык субъектларына озак сроклы нигездә файдалануга бирү өчен өченче зат (кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мөлкәти хокукларыннан тыш) хокукларыннан азат булган муниципаль мөлкәт исемлеген раслау турында» Казан шәһәре Башкарма комитетының 2016 елның 14 мартындагы 945 номерлы карары белән расладылар.