В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайберләрендә катнашу өчен теркәлергә кирәк
Марат Мөгыйнов фотосы
Казанның берничә яшүсмерләр клубында бушлай чаралар уздырыла. Бу атнада сәламәтлеге чикле кешеләр өчен йога оештыралар һәм гитарада уйнау серләрен аңлатачаклар. Шулай ук брейк-данс биергә, тегәргә, күркәләрне бизәргә, Яңа ел уенчыклары ясарга һәм башка бик күп нәрсәләр өйрәнергә мөмкин булачак.
Әйтик, иртәгә 18:00 сәгатьтә сәламәтлеге чикле казанлыларны йогага чакыралар. Дәрес «Союз» клубында (Мотор урамы, 31а) узачак. Катнашу өчен +7(843)236-18-14 телефон номеры буенча теркәлергә кирәк. 20:00 сәгатьтә «Пазлы» клубында (Җиңү проспекты, 62к2) брейкинг белән шөгыльләнергә мөмкин булачак, моның өчен +7(843)268-84-82 телефон номерына шалтыратып, алдан язылу мөһим.
4 декабрьдә «Кеды» клубында (Серов урамы, 17) 15:00 сәгатьтә тегү буенча «Яңа ел уенчыгы» остаханәсе үткәрелә. Шул ук көнне «Юлдаш» клубында (Революция урамы, 29) «Табигатьтән сәнгатькә» күркәләрне бизәү дәресе оештырыла. Чара 16:00 сәгатьтә башлана. 19:00 сәгатьтә пилатес буенча «Әни + бәби» остаханәсе эшли башлый, күнегүләрне «Авангард» клубында (Ломжа урамы, 15) ясарга мөмкин булачак.
Шимбә көнне, 6 декабрьдә, шәһәр халкын «Казан» клубына (Губкин урамы, 8) чакыралар, биредә 2026 елның символы – полимер балчыктан ат ясау дәресе узачак. Чарада катнашу өчен +7(987)228-01-00 телефон номеры буенча теркәлү сорала. Иҗади чара 12:00 сәгатьтә башлана. Шул ук көнне «Свои» клубында (Степан Халтурин урамы, 10/11) Яңа ел аквариумын булдыру буенча остаханә эшләячәк. Ул 14:00 сәгатьтә старт ала. Шул ук вакытта «Феникс» клубында (Восстание урамы, 38) чыршыга винтаж бизәкле бәйрәм уенчыгы ясау дәресе узачак. Гитарада уйнау остаханәсе көннең һәм атнаның йомгаклау вакыйгасы булачак. Музыка сөючеләрне «Модуль» клубында (Габишев урамы, 14а) 18:30 сәгатьтә көтәләр. Алдан язылу өчен телефон номеры: +7 (965)588-17-18.