Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.12.2025, 09:42

Казан мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына 460 яшь белгеч эшкә килгән

323 яшь белгеч мәктәпләрдәге укытучылар сафын тулыландырган, тагын 95е балалар бакчаларында һәм 42 се өстәмә белем бирү өлкәсендә эшли

Денис Гордийко фотосы

Уку елы башыннан Казан мәктәпләрендә, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә педагоглар сафы 460 яшь белгеч белән тулыланган. Россиянең 55 югары уку йортын һәм өч чит ил университетын тәмамлаучылар Казан педагоглары төркеменә кушылган.

Хезмәт юлын башлап җибәрүче педагогларның күбесе Татарстанның әйдәп баручы уку йортларында: Казан федераль университетында, В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында, Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм университетында, Чаллы педагогика университетында, Казан педагогика һәм Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятләрендә белем алган.

Казанда җирле белгечләр генә эшләми. Шәһәр Иркутск, Санкт-Петербург, Чебоксар, Ульяновск, Саратов, Вологда, Киров, Марий Эл, Башкортостан республикаларыннан, шулай ук Әстерхан өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән яшь укытучыларны җәлеп иткән. Яңалар арасында чит ил укытучылары да бар: берсе – Кытайдан, икенчесе – Таҗикстаннан, өченчесе Бөекбританиядән килгән.

Башлангыч сыйныф укытучыларына ихтыяҗ зур булган: 78 яшь белгеч эшкә урнашкан. Мәктәпләрдә барлыгы 323 яшь укытучы эшли башлаган. Балалар бакчаларына 95 яшь белгеч килгән, шуларның 75е – тәрбиячеләр. Моннан тыш, өстәмә белем бирү өлкәсендә 42 белгеч штатны тулыландырган.

Яңа укытучылар составы саны буенча Вахитов районының 1 нче мәктәбе әйдәп баручылар рәтендә, анда 13 яшь белгеч эшкә урнашкан. Яңа Савин районының 107 нче «Ачыш» гимназиясе шулай ук алгы сафларда, бирегә 11 яңа укытучы килгән.

Яшь укытучыларның берсе – Казан шәһәре Идел буе районының 186 нчы күппрофильле «Перспектива» лицееның инглиз теле укытучысы Аурика Фазлетдинова. Укытучы һөнәрен сайлап, кыз гаилә традициясен, әнисе һәм әбисе һөнәрен дәвам итә. Кыз бу елны Казан федераль университетын «Лингвистика» юнәлеше буенча тәмамлаган.

«Мин Казанда туып үстем, шушында белем алдым. Һәм мин Казанны мәгариф традицияләрен кадерләгән бай мәдәни мираслы шәһәр дип саныйм. Уңайлы эш урынын сайлаганда, мин беренче чиратта уку йортының абруена игътибар иттем. Мәгариф үсешенә үз өлешемне кертә алырмын дип ышанам», - дип сөйли яшь белгеч.

Лицейда өч ай дәвам иткән беренче эш тәҗрибәсен Аурика нәтиҗәле дип саный. Бу вакыт эчендә ул, тәҗрибәлерәк хезмәттәшләренең ярдәмен тоеп, укучылар һәм коллектив белән элемтә урнаштыра алган. Өлкән укытучыларның ярдәме аңа үз күнекмәләрен тизрәк һәм яхшырак камилләштерергә булыша.

«Көн саен мәктәп укучылары белән эшләүнең үз авырлыклары булса да, бу шулай ук укытучы буларак һөнәри күнекмәләрне яхшырту мөмкинлекләре дә дияр идем мин. Барыннан да бигрәк укучыларның кызыксынып укулары, катлаулы темаларны аңлаулары һәм белемнәре арткан саен үз-үзләренә ышаныч артуы ошый», - дип фикерләре белән уртаклашты Аурика.

Хәзерге вакытта Казанда 2,7 мең яшь укытучы эшли, педагогларның уртача яше – 35 яшь.

Барлык яңалыклар