В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәнгать композициясе перинаталь үзәк каршындагы йорт фасадына ясалган
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе фотосы
Казанда Әниләр көненә бала белән ана сурәте төшерелгән мурал ачылды. Арт-объект символик мәгънәгә ия урында – Маршал Чуйков урамындагы перинаталь үзәк каршында ясалган.
Яңа граффитида Казан рәссамнары күңелне кузгатырлык мизгелне – ананың барлык күңел җылысын биреп газиз баласын кочаклавын сурәтләгәннәр. 248 квадрат метр мәйданлы өслектә рәсемне ике атна дәвамында Архип Знаков һәм Никита Маркин ясады, дип хәбәр итә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе.
Әниләргә хөрмәт йөзеннән шундый дулкынландыргыч сурәт булдыруны Россия Федерациясе Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев тәкъдим иткән. «Муралның нәкъ менә шушы урында барлыкка килүе зур мәгънәгә ия. Бу безнең шәһәрнең мәдәни күренешен үстерүгә һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга керткән өлешебез. Әлеге проект шәһәрне бизәп кенә калмыйча, гаилә һәм якыннар турында кайгыртуның никадәр мөһим булуын искә төшереп торачак», - дип билгеләде ул.
Алдарак Әниләр көнендә, 30 ноябрьдә, Казанда барлык әниләрне ихластан котлап, шәһәрнең 15 билбордында башкала халкының 73 котлавы урнаштырылуы турында хәбәр ителгән иде. Хәбәрләр югары ешлыкта трансляцияләнгән – котлау сүзләре сәгатенә уртача 60 тапкыр күрсәтелгән.