Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.03.2026, 12:49

Рөстәм Гафаров беренче сыйныфка кабул итү кампаниясен башлау турында: «Төгәл сроклар һәм аңлаешлы шартлар бар»

Быел 15 меңнән артык беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Татарстан башкаласында укучыларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башлана. Якынча мәгълүматлар буенча, быел 15 меңнән артык беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Укучыларны беренче сыйныфка кабул итү ике этапта уздырыла: беренче этап 1 апрельдән 30 июньгә кадәр дәвам итсә, икенче этап 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр билгеләнгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.

«Беренче сыйныфка укырга керү мәсьәләсенә тукталсак, әлеге юнәлештә кабул итү кампаниясе этаплап оештырылган. Төгәл сроклар һәм аңлаешлы шартлар бар. Беркетелгән территорияләр турында мәгълүмат мәктәп сайтларында һәм KZN.RU порталда алдан ук урнаштырыла. Бу ата-аналарга баланың яшәү адресы буенча кайсы мәктәпкә каравын алдан билгеләргә мөмкинлек бирә. Район мәгариф бүлекләрендә кайнар линия хезмәте эшләячәк, анда кызыксындырган барлык сорауларга җавап алырга мөмкин булачак», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Ата-аналар гаризаны берничә ысул белән: Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталлары аша, «Россия почтасы» ярдәмендә, шулай ук мәгариф оешмасына шәхсән килеп тапшыра ала. Шунысы да мөһим: мәктәпләрнең электрон почтасына юлланган гаризалар каралмый. Чит ил гражданнары документларны почта элемтәсе яисә дәүләт хезмәтләре порталлары аша читтән генә тапшыра ала.

Укучыларны беренче сыйныфка кабул итү ике этапта уздырыла. Беренче этап 1 апрельдән 30 июньгә кадәр дәвам итә һәм ул мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук өстенлекле, беренче чиратта яисә чираттан тыш укырга керү хокукы булган балалар өчен каралган. Икенче этап 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр билгеләнгән – ул беркетелгән территориядә яшәмәгән, мәктәптә буш урыннар калган очракта, әлеге мәгариф учреждениесендә укырга теләге булган балалар өчен үткәрелә.

Беренче этапта ата-аналарга ата-ананың яисә законлы вәкилнең шәхесен таныклый торган документ күчермәсен, баланың туу таныклыгының күчермәсен, яшәү яисә беркетелгән территориядә булу урыны буенча теркәлү документын, шулай ук ташламалар яисә мәктәпкә өстенлекле керү хокукын раслый торган документлар тапшырырга кирәк.

Беренче этап йомгаклары буенча кабул итү боерыгы гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә чыгарыла. Икенче этапта – документларның тулы җыелмасы тапшырылганнан соң биш эш көне дәвамында. Чит ил гражданнарын кабул итү өчен рус телен белү буенча тестны уңышлы узу расланган вакыттан 5 эш көненә кадәр вакыт билгеләнгән.

Укучылар беренче сыйныфка буш урыннар булмаган очракта, чит ил гражданнары исә кирәкле документларны тапшырмаган һәм рус телен белү дәрәҗәсе бик түбән булган очракта кабул ителми. Мондый хәл килеп чыкканда мәктәп рәсми хәбәрнамә тапшыра һәм ата-аналар әлеге документ нигезендә буш урыннар булган мәктәпне сайлау өчен район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

Закон нигезендә, беренче сыйныфка 1 сентябрьгә яше 6 яшьтә 6 айдан 8 яшькә кадәрге балалар кабул ителә. Аерым очракларда, яше шушы чикләрдән чыга торган баланы кабул итү турында карарны, ата-ана гаризасы нигезендә, Мәгариф идарәсе комиссиясе кабул итә. Әлеге комиссия составына педагог-психологлар, логопедлар һәм башка белгечләр керә. Комиссия бала белән әңгәмә үткәрә, аның укуга әзерлеген бәяли һәм бәяләмә рәсмиләштерә. Аннары әлеге бәяләмә мәктәпкә гариза биргәндә төп документлар җыелмасы белән бергә бирелә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.03.2026
Видеорепортаж
23.03.2026 11:27
1 апрельдән Казанда беренче сыйныфка керү өчен гаризалар кабул ителә башлый
Барлык яңалыклар