Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2026, 10:40

«Хезмәт итү» премиясе: Татарстанда яшәүчеләрне «Казан. Күптөрлелектә бердәмлек» проектына ярдәм итәргә чакыралар

Тавыш бирү 6 апрельгә кадәр дәвам итә

Марат Мөгыйнов фотосы

Шәһәр һәм республика халкы III Бөтенроссия «Хезмәт итү» муниципаль премиясе кысаларында халык тарафыннан тавыш бирү чарасында катнаша ала. Җирле үзидарәне үстерүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән төп проектлар җиңү яуласын өчен шәһәрлеләрдән ярдәм сорала. Финалга чыгучылар арасында Казан мэры Илсур Метшин да бар. Башкала җитәкчесе «Россия халыкларының бердәмлеге – ул ил көче» номинациясендә «Казан. Күптөрлелектә бердәмлек» проекты буенча тәкъдим ителә.

Премияне Россия Федерациясе президенты администрациясе ярдәмендә Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе оештыра. Россия Федерациясе президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко премиянең Күзәтчелек советын җитәкли.

Премиянең шорт-битенә 63 меңнән артык гариза арасыннан экспертлар советы тарафыннан сайлап алынган 110 проект кертелгән. Көндәшлек һәркайсында 10 финалист булган 11 номинация буенча ачыкланачак.

Илсур Метшин проекты өчен тавышны Дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була. Ул 6 апрельгә кадәр дәвам итә.

«Казан. Күптөрлелектә бердәмлек» программасы кысаларында шәһәрдә төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, тамашачыларны Идел буе җирле халыкларының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштыра торган «Байтирәк» проекты, «Итил» дип аталган яңа этник мәдәният фестивале. Ел саен уздырыла торган «Казан тавышлары» театральләштерелгән тамашасы исә Кремль урамына мәдәният, сәнгать сөюче меңләгән халыкны җыя. Мэрия балконнарыннан бишенче ел рәттән татар, рус классикларының, хәзерге заман рус һәм татар әдәбияты авторларының җырлары, аһәңле шигырьләре яңгырый.

Татар милли бию хәрәкәтләрен өйрәтүгә, кичке халык уеннарына багышланган җәйге «Хәрәкәттә  бәрәкәт» проекты Казан үзәгендә Кабан күле буенда гөрләп уза.

Дәресләр тулысынча татар телендә алып барыла торган «Апуш» татар балалар театр студиясе башкаланың аерым горурлыгы. Кызыклы видеографик анимацион сериал булган «Әминә» проекты татар балаларында әйләнә-тирә дөньяны танып белү аша туган телгә кызыксыну уяту, аны өйрәтү, башлангыч дәрәҗәдә аңлату максатларын куйган иң отышлы эшләрнең берсе булып тора. «Гәүһәр» проекты кысаларында мәктәп укучылары күренекле артистлар җитәкчелегендә халык уен коралларында уйнарга, милли бию хәрәкәтләренә, сөйләм осталыгына өйрәнә.

Казан – Россия буенча күпмилләтле шәһәрләрнең берсе. 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, шәһәребездә 1 миллион 308 меңнән артык кеше – 115 милләт вәкиле яши. Туган телләрне саклау һәм этномәдәни үзенчәлекләрне яклау бурычы ил җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия «Хезмәт итү» муниципаль премиясе – Россиянең муниципаль бергәлеге вәкилләре өчен ел саен бирелә торган бүләк. Премия муниципаль берәмлекләр үсешенә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга сизелерлек өлеш керткән дәүләт хезмәткәрләрен билгеләп үтә. Халык сайлавы нәтиҗәләре буенча лауреатлар һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк, аларны апрельдә Күзәтчелек советы раслаячак.

Барлык яңалыклар

Татар милли бию хәрәкәтләрен өйрәтүгә, кичке халык уеннарына багышланган җәйге «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан үзәгендә Кабан күле буенда гөрләп уза.