В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе карамагындагы яшүсмерләр клубында 20 меңнән артык яшь казанлы шөгыльләнә
Казан яшьләренең 20 меңнән артыгы 70 яшүсмерләр клубына йөри. Әлеге учреждениеләр яшәү урыны буенча каралган яшьләр клубының «Яшүсмер» муниципаль берләшмәсенә керә һәм спорт, иҗат, техник юнәлешләр белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән мәйданчыкларның тармакланган челтәрен булдыра.
Хәзерге вакытта яшүсмерләр клубы челтәрендә сәнгать, эстетика, спорт, техника һәм хәрби-патриотик юнәлештәге 560 тан артык берләшмә эшли. Иҗат һәм спорт белән шөгыльләнү яшүсмерләр өчен аеруча кызыклы шөгыль санала. Берләшмәләрнең 35% ы спорт юнәлешенә, тагын 34% ы – сәнгать юнәлешенә һәм 12% ы гамәли юнәлешкә карый. Кызлар өчен хореография һәм декоратив-гамәли сәнгать төрләре аеруча әһәмиятле булса, малайлар күбесенчә ишегалды футболы, ишегалды хоккее һәм тренажер залларындагы дәресләр белән кызыксына.
Гадәти түгәрәкләрдән тыш, клубларда үзенчәлекле юнәлешләрне дә табарга була. Яшүсмерләр диджей булу серләрен, робот техникасын, скрапбукингны үзләштерә, кыяга менү һәм кикбоксинг белән шөгыльләнә. «Яшь картингчы» клубында шәһәр клублары өчен сирәк очрый торган автомобиль спорты төре – картинг секциясе эшли.
Клублар шәһәрнең төрле районнарында, шул исәптән башкаладан ераграк булган Дәрвишләр, Юдино, Левченко бистәләрендә урнашкан. Алар барысы да атнасына җиде көн эшли һәм 21:00 сәгатькә кадәр ачык була. Җәяү барып җитү мөмкинлеге булганга, яшьләр йорт янында урнашкан клублардагы секцияләргә һәм түгәрәкләргә йөри ала.
Балаларны яшьләр белән эшләүче 300 дән артык белгеч төрле күнекмәләргә өйрәтә. Кадрлар базасы озак еллар дәвамында системада эшләүче хезмәткәрләрдән, үз эшчәнлекләрен остаз сыйфатында дәвам итәргә карар кылган клубны тәмамлаучылардан, шулай ук практикага килүче студентлардан туплана, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Симонов урамы, 6 йорт адресы буенча урнашкан «Арена» учреждениесе шәһәрнең иң зур яшүсмерләр клубы булып санала. Анда даими рәвештә 813 кеше йөри. Биредә карате, тхэквондо, гомуми физик әзерлек һәм хореография түгәрәкләре, шулай ук мода һәм дизайн студиясе, балта остаханәсе, кызыксыну буенча башка берләшмәләр эшли.
Яшүсмерләр клубына берничә ысул белән язылырга була. Башкала халкы эш юнәлешләре һәм дәресләр расписаниесе турында тулы мәгълүмат тупланган махсус podrostok.tatar онлайн платформасы аша языла, консультацияләр өчен бердәм телефон номерына шалтырата, шулай ук социаль челтәрләрдә берләшмәләрнең һәм аерым клубларның яңалыклары, чаралар исемлеге һәм язылу формалары бастырылган рәсми сәхифәләре аша теркәлә ала.