В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 10 апрельгә кадәр кабул ителә
Денис Гордийко фотосы
Бәйгедә катнашучыларны жюри әгъзалары җиде номинация буенча бәяләячәк. Укучылар өчен Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле уку (татар яки рус телендә), хәзерге авторларның әсәрләрен сәнгатьле уку (татар яки рус телендә), укучылар үзләре иҗат иткән әсәрләр, театр буенча – Габдулла Тукай әсәрләрен татар яки рус телендә сәхнәләштерү (чыгыш 8 минуттан артмаска тиеш) юнәлешләре тәкъдим ителә. Катнашучылар үз көчләрен берничә номинациядә сынап карый ала. Моның өчен аларга һәр юнәлеш буенча аерым гариза тутырырга кирәк.
Бәйгедә катнашучыларны профессиональ жюри – С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сараенда эшләүче иҗат төркемнәре җитәкчеләре, «Апуш» татар балалар театр студиясе остазлары, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары бәяли, ди оештыручылар.
Чарада катнашу өчен гаризаны 10 апрель көнен кертеп 12:00 сәгатькә кадәр marat-khayrullin-2015@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк. Бәйгегә кагылышлы өстәмә мәгълүмат белән Нигезләмәдә танышырга була. Шунда ук гариза тутыру үрнәге дә күрсәтелгән.
Катнашучыларның барысына да дипломнар әзерләнә, дип хәбәр итә шәһәрнең Мәдәният идарәсе.
Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Бәйге Совет урамы, 18 адресы буенча уздырыла.
«Тукай йолдызлыгы» бәйгесенең төп максаты – яшьләрне татар шигъриятенә һәм музыкасына, милли мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү.