В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якыннары өчен ихлас теләкләрне 15 баннерда бастырганнар
Казан мэриясе фотосы
Әниләр көнендә, 30 ноябрьдә, Казанда барлык әниләрне ихластан котладылар. Бәйрәм акциясе кысаларында шәһәрнең 15 билбордында башкала халкының 73 котлавы урнаштырылды.
Хәбәрләр югары ешлыкта трансляцияләнгән – котлау сүзләре сәгатенә уртача 60 тапкыр күрсәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, Әниләр көне уңаеннан газиз кешеңне котлау бәйгесе ноябрь уртасында башланды. Гаризалар 21 ноябрьгә кадәр кабул ителде.
Искәртеп узабыз, шәһәр билбордларында котлаулар күркәм гадәткә әверелеп бара, әтиләр көне уңаеннан башкала баннерларында шулай ук 50 ихлас котлау бастырылган иде.