В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр 1, 4, 34, 60, 84 һәм 91 номерлы автобус маршрутларына кагыла
Денис Гордийко фотосы
28 марттан Казанда Себер трактындагы автобус тукталышының исеме үзгәрә. «Нокса урамы» дигән тукталыш атамасы «Троицкая Нокса торак массивы» дип үзгәртелә.
Үзгәрешләр 1, 4, 34, 60, 84 һәм 91 номерлы автобус маршрутларына кагыла. Әлеге автобусларда мәгълүмати күрсәткечләр яңартыла һәм автомәгълүмат җиткерү чаралары яңадан яздырыла, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.