Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2025, 10:11

Самокатларны тыю, һәйкәлләрне видеокүзәтү һәм су транспортына чикләү чаралары күрелгән: Казанда узачак бәйрәмнәргә иминлек чаралары көчәйтелгән

Казанда террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

Казанда алдагы бәйрәмнәргә куркынычсызлык чараларын көчәйтәчәкләр. Барлык чараларда полиция хезмәткәрләре кизү торачак, кешеләр күп җыелган урыннарда күзәтү комплекслары оештырылачак, шулай ук машиналарның, самокатларның һәм индивидуаль мобильлекнең башка чараларының йөрүен чикләячәкләр. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын, Яз һәм Хезмәт көнен бәйрәм итүгә багышланган массакүләм чараларда, шулай ук Казан марафонын уздырганда шәһәр башкарма комитетында терроризмга каршы комиссия утырышында кичә фикер алыштылар. Докладлар белән башкарма комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров үткәрде.

«Якын көннәрдә илебезнең мөһим вакыйгаларын – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын, Яз һәм Хезмәт көнен билгеләп үтәчәкбез, шулай ук Казан марафонын үткәрәчәкбез. Агымдагы вәзгыятькә бәйле рәвештә террорчылык актларын кисәтү чараларының нәтиҗәлелеген арттырырга, шулай ук барлык объектларны, кешеләр күпләп җыела торган урыннарны, бәйрәм һәм спорт чаралары объектларын террорчылыкка каршы яклауны көчәйтергә кирәк», – дип хәбәр итте Рөстәм Гафаров.

Шулай ук башкарма комитет җитәкчесе район башлыкларына һәм җаваплы кешеләргә бәйрәм көннәрендә авария бригадалары санын арттырырга, мемориаль объектларга махсус контроль кертергә, аларны вакытында тикшерергә һәм хокук бозуларны бетерергә кушты.

Бәйрәм чаралары үткәрү территориясендә велосипедлар һәм самокатлар үтеп керүне тыячаклар

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә актив әзерлек алып барыла. Шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов чараларны оештыручыларга, шул исәптән әзерлек өчен җаваплы республика һәм шәһәр идарәләренә алда торган чараларны оештыруда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бурычлар куелачагы һәм тиешле чаралар күрсәтеләчәге турында сөйләде, хәзер бәйрәмнең төп мәйданчыкларында күчмә киңәшмәләр актив үткәрелә.

Һәр объектта тикшерү чаралары каралган, киртәләр схемалары эшләнгән һәм тикшерү зоналарының һәм махсус техниканың урнашуы билгеләнгән. Шулай ук объектларда лицензияләнгән сак предприятиеләре, контролерлар, волонтерлар һәм медицина хезмәткәрләре кизү тору каралган. Моннан тыш, массакүләм чаралар урыннарында куркынычсызлыкны көчәйтү өчен транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү каралган.

Бәйрәм салютын эшләтеп җибәрү аеруча мөһим вакыйга булып кала. Азат Абзалов билгеләп үткәнчә, Казансу елгасы акваториясендә алты ноктадан эшләтеп җибәрү планлаштырыла, шуңа күрә су киңлеген саклауга аерым игътибар бирергә кирәк.

Гражданнарга аз күләмдә әйберләр белән, зур сумкаларсыз чараларга барырга киңәш ителә. Тикшерүнең һәр пунктында үтеп керү мөмкин булмаган предметлар турында мәгълүмат урнаштырылачак. Шулай ук велосипедлар һәм самокатлар белән чарага керүне тыю кертеләчәк.

Казан марафоны барган көннәрдә кайбер урамнарны ябачаклар

Шәһәрнең үзәк урамнарында 3 һәм 4 майда Казан марафоны узачак.

Марафонны әзерләү һәм уздыру чорында, 2 майдан 4 майга кадәр шәһәрдә урамнарны ябачаклар. Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов сүзләренә караганда, бүгенге көндә куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары уздырылган, контроль-үткәрү пунктлары билгеләнгән, көч структуралары эше килештерелгән, эвакуацияләр планы эшләнгән һәм яшеренү урыннары билгеләнгән.

Барлык маршрутлар дәвамында, кыска һәм озын дистанцияләрдә, куркынычсызлыкны волонтерлар, контролерлар күзәтәчәк, шулай ук ашыгыч ярдәм күрсәтү кареталары кизү торачак, дип билгеләп үтте Линар Гарипов.

Мемориаль объектлар видеокүзәтү системалары белән тәэмин ителәчәк

Бәйрәмнәр чорында полиция нарядлары саны шактый артачак. Җиңү көнендә, 9 майда, куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, су транспорты хәрәкәте өчен Казансу акваториясен ябарга тәкъдим ителде. Вандализм фактларын булдырмау өчен мемориаль объектларны саклауга зур игътибар бирергә, һәм, мөмкин булганча, даими видеокүзәтү урнаштырырга, дип сөйләде Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе башлыгы Владимир Ветлугин. Бәйрәм чаралары алдыннан барлык мәйданчыклар камап алыначак һәм җентекләп тикшереләчәк.

Аерым игътибар индивидуаль мобильлек чараларына, атап әйткәндә, электросамокатларына биреләчәк. Шуңа бәйле рәвештә, май бәйрәмнәре, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары, шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» халыкара форумын әзерләү һәм уздыру чорында һәм башка массакүләм чаралар вакытында электросамокатоларын парковкаларга урнаштыру туктатылачак, ә хәрәкәт чикләнәчәк.

Барлык яңалыклар