Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2024, 16:07

Г.Камал исемендәге театрның сәхнә артын күзәтү һәм сценограф белән очрашу: Казан яшүсмерләре өчен җәйге музей практикумы үткәреләчәк

Катнашу өчен үзең турында видеоязма җибәрергә кирәк

Казанда 15 нче июльдән 26 нчы июльгә кадәр җәйге музей практикумы узачак. Анда тарих, аны өйрәнү һәм саклау ысуллары белән кызыксынган 12 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр катнаша ала.

10 көн дәвамында балалар шәһәр музейларында һәм паркларында булачак, ТР Милли музее фондлары һәм Галиәсгар Камал театрының сәхнә арты белән танышачак. Яшүсмерләр өчен сценограф һәм журналист белән очрашулар, актерлык һәм ораторлык осталыгы буенча мастер-класслар оештырыла.

Программага шәхси тарихларга нигезләнгән уникаль музейлар булдыру да кертелгән.

Катнашу өчен ике минутлык видео яздырырга кирәк булачак. Анда үзең, гаиләң һәм практикумнан көткәннәрең турында сөйләргә кирәк. Файлны сылтама буенча җибәрергә мөмкин. Теркәлү 11 нче июльнең 18:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Практикум кысаларында барлык чаралар бушлай үтә. Тулы программа белән сайтта танышырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар