Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.03.2026, 12:12

Ике атна эчендә Казан метрополитенында якты диодлы 148 лампа алыштырылган

Метроның өзлексез эшләвен тәэмин итү, иминлекне саклау максатыннан, энергия хуҗалыгы хезмәте төзекләндерү эшләрен тәүлек буе башкара

Фото «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан тәкъдим ителә

Казан метрополитенында инфраструктураны яңарту эшләре һәрдаим башкарылып тора: соңгы ике атна эчендә тоннельләрдә якты диодлы 148 лампа алыштырылган, кече станцияләргә хезмәт күрсәтелгән һәм инженерлык челтәрләре өлешчә яңартылган. «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең энергия хуҗалыгы хезмәте, метроның өзлексез эшләвен тәэмин итү, иминлекне саклау максатыннан, төзекләндерү эшләрен тәүлек буе башкара.

Метрода башкарылган эшләрнең күбесе яктырту җайланмаларын алыштыру белән бәйле: яңа лампаларны «Әмәт» – «Горки» һәм «Сукно бистәсе» – «Әмәт» станцияләренең беренче, икенче юллары буенча ике станция арасындагы аралыкларга куйганнар. Шул ук вакытта хезмәткәрләр 11 кече станциядә планлы төзекләндерү эшләре башкарган.

Моннан тыш, инженер корпусы урнашкан бинада якты диодлы 28 прожектор алыштырылган.

Пассажирлар өчен дә уңай шартлар булдырыла. «Авиатөзелеш» станциясендә саклагыч пыялаларны юу эше дәвам итә – бүгенге көндә метро эшчеләре 164 пыяла юган. «Җиңү проспекты» станциясендәге «Салют» сымак люстраларда сафтан чыккан 18 лампаны алыштырганнар.

«Кәҗә Бистәсе» – «Кремль» һәм «Кремль» – «Габдулла Тукай мәйданы» аралыкларында белгечләр агынты сулар җайланмасы тирәсендә суүткәргеч торбаларны җылыта торган 54 метрдан артык җылыткычны яңарткан, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе 132 чакрымга сузылган трамвай юлына, 313 чакрым озынлыктагы трамвай һәм троллейбусларның контакт челтәренә хезмәт күрсәтә.

Башкарылган эшләргә карамастан, җир өсте электр транспортының юлларын, кече станцияләрен һәм кабельләрне яңартуга 9 миллиард сум чамасы акча таләп ителә.

Предприятиенең энергия хуҗалыгы хезмәте эшчеләре көн саен җир өсте электр транспорты эшен тәэмин итә торган кабель линияләрен һәм электр белән туендыра торган челтәрләрне төзекләндерә. Хәзерге вакытта шәһәрдә хәрәкәт итүче барлык составны электр белән туендыра торган кече 30 станция эшли. Шул ук вакытта инфраструктура шактый тузган булып санала: 131 чакрым контакт челтәрен, 35 чакрым кабель линиясен капиталь төзекләндерергә кирәк, ди белгечләр. Шулай ук электр белән туендыра торган 4 кече станцияне реконструкцияләү ихтыяҗы бар.

Барлык яңалыклар