KZN.RU порталы төп экспонатлар турында сөйли, шулай ук дөнья сәнгате шедеврларын транспортировкалау һәм саклауның кайбер серләре белән уртаклаша.
Фото: «Эрмитаж-Казан» үзәге
XVI-XVII гасыр өчен Фламанд мәктәбе күчеш чоры булып тора. Күбесенчә антик сәнгатькә һәм Италия Яңарышы сәнгате идеаль образларына ияргән рәссам-романистлар мәктәпләре эшли.
Беренче залдан ук күргәзмәгә килүчеләр шул чордагы Фландрия тормышына кереп китә. Кунакларны Давид Тенирс Младший эшләре һәм Рубенсның иң популяр сюжетларының берсе булган «Охота на львов» темасына махсус әзерләнгән мультимедиа инсталляциясе каршы ала. Күргәзмәне оештыручылар билгеләп үткәнчә, ул вакытта кечкенә формат, декоративлык, шома эмалевид өслек, җентекләп язылган кабинет рәсеменең үзенчәлекле төре барлыкка килгән. Күргәзмә кунакларының Фламанд сәнгате дөньясы буенча сәяхәте нәкъ менә шушы шедеврлардан башлана.
«Кабинет сәнгатенең күп кенә әсәрләрендә автор имзасы сакланган, бу мондый сәнгать әсәрләре өчен сирәк күренеш, – дип билгеләп үтте «Эрмитаж-Казан» үзәгенең әйдәп баручы белгече Алинә Маркова. – Залларда сынлы сәнгатьнең төрле жанрларындагы эшләр тәкъдим ителгән, алар арасында тарихи, архитектура, көнкүреш, мәсәл төрләре бар».
Сәнгать әсәрләреннән тыш залларда төрле кыйммәтле әйберләр, кием-салым, алтын һәм көмеш савыт-саба тәкъдим ителгән. Аларны әзерләгәндә осталар Фламанд рәссамнары әсәрләре белән илһамланганнар.
Залларның берсендә алман осталары ясаган XVII гасыр савыт-сабасы тәкъдим ителгән. Ә Бельгиядә ясалган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып калган Брабант челтәре аристократларның киемнәрен (җиңсез кием, яка һәм бала итәк) бизәгән, алар, Дәүләт Эрмитажы экспертлары фикеренчә, аеруча кыйммәтле саналган. «Чыганаклар хәбәр иткәнчә, әлеге киндер тукымаларны теккән осталар инде егерме яшьләренә сукырайганнар. Бу бик авыр эш саналган, остаханәләрдә начар ут булу сәбәпле, кызларның күзләренә тискәре йогынты ясаган», – дип өстәде Алинә Маркова.
Көнкүреш жанрында эшләгән Давид Тенирс Младший эшләре арасында ике үзенчәлекле әсәр бар – «Жатва» һәм «Крестьянская свадьба», алар Казанга Дәүләт Эрмитажының төп экспозициясеннән китерелгән. Шулай ук шәһәрлеләр Санкт-Петербург музееның энҗе бөртеге булган «Аллегория Благоразумия, побеждающего земную красоту» (Аллегория Веры) дигән танылган картинаны да күрә ала.
Татарстанда беренче тапкыр экспозицияне әзерләгәндә тактиль станцияләр булдырылды, алар начар күрүче кешеләргә картинаның барлык детальләрен дә күрергә ярдәм итәчәк. Барлыгы дүрт станция. Алар картинаны Брайль шрифты белән тасвирлаудан, картинаның кечерәйтелгән күчермәсеннән, картинаның тукымадагы аерым предметларыннан (кувшиннар, каурыйлар, тәлинкәләр һ.б.), шулай ук картинаның атмосферасын тоярга ярдәм итә торган махсус хуш истән торалар.
«Мондый махсус хушбуйлар дүртәү, һәркайсы үз тематик станциясе өчен әзерләнгән. 6-8 нче март көннәрендә 11:00 һәм 14:00 сәгатьтә Фламанд хатын-кызларына багышланган экскурсияләр узачак. Алар тәмамланганнан соң, күргәзмәгә килгән һәр кеше конкурста катнаша һәм бүләккә шушы хушбуйларның берсен ала алачак. Һәр хушбуй уникаль һәм чикләнгән санда гына тәкъдим ителә, алар әлеге күргәзмә өчен махсус әзерләнгәннәр», – дип ассызыклады Алинә Маркова.
Пауль де Восның «Повар у стола с дичью» әсәре – күргәзмәдәге иң зур эш
Залларда Франс Франкен Младший, Франс Франкен Третий һәм Иероним Франкен Младший кебек Фламанд рәссамнарының тулы династиясенең эшләре тәкъдим ителгән, рәссамнәр башлыча көнкүреш һәм тарихи жанрларда эшләгәннәр. Аларның әсәрләре: «Кухня ведьм», «Аллегория случая», «Семь дел милосердия», «Притча о девах разумных и неразумных» һ.б. Күргәзмәне оештыручылар музейга килүчеләргә зур булмаган биремнәрне үтәргә тәкъдим итә, мәсәлән, картинаның кайсы герое акыллырак булын әйтергә кирәк.
Франкеннар династиясе картиналарыннан тыш, күргәзмәне оештыручылар Казанга Андрис Ван Эртфельт һәм Иероним Янсенс, Николас Ван Верендаль һәм Ян Фейт әсәрләрен, Пауль Де Восның «Повар у стола с дичью» дигән атаклы хезмәтен алып килгәннәр, соңгысы экспозициядә иң зур экспонат булып тора.
Экспонатлар арасында агачта башкарылган сәнгать әсәрләре аерылып тора. «Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге әсәрләр бик яхшы сакланганнар, бу бик сирәк күренеш. Агач озын гомерле материал түгел, шуңа күрә күп кенә реставраторлар аны саклап калу өчен махсус ысуллар кулланалар һәм сурәтләрне агачтан киндергә күчерәләр. Әмма мондый белгечләр бик аз һәм күп кенә картиналар безнең вакытка кадәр сакланмаган», – дип сөйләде Алинә Маркова.
Рубенс һәм Ван Дейк белән бергә тагын бер рәссам – Якоб Йорданс – Фламанд мәктәбенең барокко остасы булып тора. Танылган замандашлардан аермалы буларак, ул еш кына шәһәр тормышы мотивларына мөрәҗәгать итә, ә дини һәм мифологик күренешләргә көндәлек элементлар кертә.
Ван Дейк һәм Рубенс картиналары – экспозициянең төп энҗеләре
Күргәзмәнең төп экспонатлары – Антонис Ван Дейк һәм Питер Пауль Рубенс әсәрләре. Ван Дейк Рубенс укучысы һәм барокко репрезентатив портреты остасы булган, эшләрендә намуслы, нәзакәтле, чиста кешене күрсәткән. Аның иҗаты инглиз һәм Европа портрет рәсем сәнгате үсешенә зур йогынты ясаган. Экспозициядә Ван Дейкның ике әсәре тәкъдим ителгән: «Портрет сэра Уильяма Чалонера» һәм танылган «Апостол Петр» әсәре.
Казан экспозициясендә Рубенс эшләре – Испания короле һәм королевасы Филипп IV һәм Елизавета (Изабелла) Бурбонскаяның портретлары. Шулай ук күргәзмәгә килүчеләр мастерның ике эскизын да күрә алачак – «Прибытие в Лион» һәм «Арка Геракла».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, оештыручылар рәссамнарның оригиналь тарихи рамадагы 10 эшен куйган, алар безнең көннәргә кадәр сакланган. «Бүгенге көнгә кадәр саклануларына карамастан, музей реставраторлары рамнарны даими карап, тиешле чистарту эшләрен башкарып торалар», - дип өстәде Алинә Маркова.
Июль ахырында күргәзмәнең кайбер әсәрләрен алыштырырга җыеналар
Күргәзмәдә Фламанд рәссамнарының төрле гравюралары да тәкъдим ителгән. Хәзер бирегә килүчеләр 17 сәнгать әйберен күрә ала, әмма техник регламент аркасында (графика әсәрләре вертикаль килеш һәм тиешле яктыртуларсыз озак вакыт тора алмый), июль ахырында барлык гравюраларны алыштыру планлаштырыла. «Без аларны алып куймыйбыз, бары тик график шедеврларны башкаларына алыштырабыз, алар барысы да Казанда һәм Казан Кремле фондларында саклана. Казанлылар һәм башкала кунаклары Рубенс гравюраларын офортта күрергә тели икән, күргәзмәгә баруны кичектермәскә кирәк», – дип ассызыклады «Эрмитаж-Казан» үзәге хезмәткәрләре.
Дөнья дәрәҗәсендәге шедеврлар булсынмы яки аз билгеле осталарның әсәрләре булсынмы, барлык сәнгать әсәрләренең сакланышына да аерым игътибар бирелә. Барлык картиналарны да махсус тартмаларда ташыйлар. Бер картина – бер тартма. Картиналарның үлчәме бер булган вакытта, кайвакыт искәрмә ясала, әмма бу сирәк була. Картиналарны ташыган вакытта, аны рамнардан аерып торалар (рамнарны аерым урнаштыралар) һәм нәзек микалент кәгазьгә төрәләр, саклагыч катлам сыйфатында махсус кечкенә мендәрләр кулланыла. Шуннан соң картинаны транспорт тартмасына төреп куялар.
Транспортирока бары тик автомобиль транспорты (махсус климат шартлары булган фургоннарда) белән башкарыла. Әлеге процесс – кораллы сакчыларны җәлеп итеп башкарыла торган яшерен сер, дип ассызыклады күргәзмәне оештыручылар.
«Сәнгатьнең барлык әсәрләре дә иминиятләштерелгән. Ташыган вакытында үзгәрешләр сизелсә, картиналар кичекмәстән Дәүләт Эрмитажына озатылачак, анда алар кирәкле реставрация узачак. Әмма экспонатларның кайбер элементларын күргәзмәләрдә дә реставрациялиләр. Мисал өчен, безгә Санкт-Петербургтан берничә тапкыр реставратор килде һәм картина эшләренең кайбер детальләрен реставрацияләде», – дип сөйләде Алинә Маркова.
Картиналарның сакланышын күргәзмә эшләгән вакытта да даими карап торалар. «Безгә еш кына балалы әти-әниләр килә, сабыйларның картиналарны тотып карыйсылары килә, моның өчен бездә тышкы йогынтыдан шедеврларны саклаучы чаралар күрелде. Эшләр киртәләп алынды, саклагыч пыяла, видеокүзәтү камералары бар, күргәзмә үзәгенең һәм саклау хезмәтләренең хезмәткәрләре уяу эшли. Балалар өчен махсус интерактив программалар оештырылды», – дип билгеләп үтте Алинә Маркова.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта күргәзмә территориясен тулысынча блоклый торган махсус төймәләргә басып була.
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә күргәзмәгә әзерлекнең ничек баруы турында 4 нче залда күрсәтелә торган махсус әзерләнгән фильмда күрергә мөмкин.
Күргәзмәне, ачу тантанасыннан соң, 10 меңгә якын кеше карады
Соңгы вакытта мондый күргәзмәләр оештыруда төп кыенлык – кеше факторы. Әйтик, соңгы күргәзмәдән соң оештыручыларга кыска вакыт эчендә күргәзмә залының дизайнын үзгәртергә, барлык кирәкле җиһазларны әзерләргә туры килде. Күргәзмә өстендә күп төрле хезмәткәрләр, сәнгать белгечләре, дизайнерлар эшли. «Турыдан-туры катнашучыларның барысын да без махсус стендта, күргәзмә залына керү янында билгеләп үттек. Алар катнашыннан башка әлеге күргәзмә оештырыла алмас иде», - дип билгеләп үтте «Эрмитаж-Казань» үзәге җитәкчесе Маргарита Тихонова.
Белгечләр сөйләвенчә, картиналар һәм сәнгать әйберләрен китергән вакытта кулланыла торган махсус тартмалар ачылганда гына диварлар яңа буялган булырга тиеш түгел.
«Безнең күргәзмәләр планы берничә елга алга төзелә, шуның аркасында алдан ук дизайнны, шулай ук күргәзмә предметларын сайлый алабыз. Күргәзмә башланганчы ярты ел кала барысы да әзерләнгән һәм каталоглар төзү, дизайнны раслау һәм башка эшләр башлана. Кызганычка каршы, күргәзмә залының ишекләре зур түгел, шуңа күрә транспорт тартмаларында булган күп кенә зур хезмәтләрне бинага алып кереп һәм шәһәр халкына күрсәтеп булмый», – дип сөйләде оештыручылар.
Күргәзмә 23 нче февральдә ачылганнан бирле анда 10 меңгә якын кеше булган. «Эрмитаж-Казан» үзәге хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, килүчеләрнең уртача статистик портреты – 25 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләр.
Исегезгә төшерәбез, күргәзмә 2022 елның 20 нче ноябренә кадәр дәвам итәчәк. «Фламанд чоры сәнгате әсәрләрен күрсәтү төгәлләнгәннән соң, «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Александр Македонскийга багышланган тагын да зуррак күргәзмә оештыру планлаштырыла», – дип планнары белән уртаклашты оештыручылар.
Күргәзмәнең эш режимы: сишәмбе – пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе – 10:00 дән 18:30 га кадәр (касса 17:30 га кадәр эшли); җомга – 11:00 дән 20:00 гә кадәр (касса 19:30 га кадәр эшли). Билет бәясе һәм экскурсия хезмәте күрсәтү турында мәгълүматны түбәндәге телефон аша алырга мөмкин: +7(843)567-80-32, +7(843)567-80-34.