Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.07.2025, 14:48

Психологлар белән очрашулар июльдә «Ак чәчәкләр» бульварында һәм «Черек күл» паркында узачак

Якын дәресләрдә бер-береңә бәйле мөнәсәбәтләрнең психологик моделе турында сөйләшәчәкләр

Бу айда Казанның ике иҗтимагый мәйданында институт һәм клиника белән берлектә оештырылган психологлар белән очрашулар узачак. Халыкка үзара хезмәттәшлекнең психологик паттерналарын ничек сүтеп, яшүсмерләр чорында балага ярдәм итү турында сөйләячәкләр.

Мәсәлән, пәнҗешәмбе көнне «Ак чәчәкләр» бульвары амфитеатрында психолог Евгения Нурмөхәммәтова «Карпман өчпочмагы», бер-береңә бәйле мөнәсәбәтләрнең психологик моделе турында сөйлиячәк. Шәһәр халкын 18:30 да көтәчәкләр.

Якшәмбе, 13 июльдә, табиб-психотерапевт Айгөл Хәлиуллина һәм клиник психолог Олег Тузалин «нәтиҗәлелек һәм хезмәт сөючәнлек» нәрсәгә китерүләре турында сөйләячәкләр. Очрашу 17:00 сәгатьтә «Черек күл»дә узачак.

Киләсе дәрес «Яшүсмер һәм сепарация. Үзеңә һәм балага ничек ярдәм итәргә» темасына багышланачак. Психолог Айгөл Листова белән очрашу 17 июльдә 18:30 сәгатьтә «Ак чәчәкләр» бульварында узачак. Шунда ук 24 июльдә 18:30 да шәһәр халкы психолог Екатерина Бируленцева белән шәхси чикләр төзү турында сөйләшә алачак.

27 июльдә «Черек күл» паркында психологлар белән очрашулар сериясе тәмамланачак. Табиб-психотерапевт, супервизор, медицина фәннәре кандидаты Ренат Миназов психологик ярдәмгә кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйли. Башлана – 17:00 сәгатьтә, дип хәбәр иттеләр парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Барлык яңалыклар