Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.01.2026, 11:01

«Канатлар» инклюзия үзәгендә шөгыльләнүчеләр автор текстларын тамашачы алдында укыган

Менталь үзенчәлекләре булган балалар театр лабораториясендә ярты ел шөгыльләнгән

«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы фотосы

Кичә «Канатлар» инклюзия үзәгендә шөгыльләнүче менталь үзенчәлекләре булган яшүсмерләр «Бергә» үзәгендә чыгыш ясады. Балалар тамашачы алдында «Сонник А6» авторлык әсәрләрен укыдылар. Алар әлеге чарага ярты ел тырышып әзерләнгән.

«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасында хәбәр итүләренчә, яшүсмерләр театр лабораториясенең сценарий бүлмәләрендә алты ай дәвамында хикәяләү аша мәгълүмат җиткерү күнекмәләре белән шөгыльләнгән. Сәнгать җитәкчесе Дарья Гускова балаларга яңа юнәлешне үзләштерергә ярдәм иткән.

Алты автор әсәре – биш пьеса һәм бер хикәя – алты ай дәвамында шөгыльләнгән дәресләрнең нәтиҗәсе булып тора. Әсәрләрнең авторлары – менталь үзенчәлекләре булган яшүсмерләр: Дамир Гыйләҗетдинов, Ислам Хәйретдинов, Рома Лобкарев, Тана Нафигова, Рәис Әхмәтов, Игорь Уткин.

«Ярты ел эчендә минем улым аралашу һәм танып-белү күнекмәләрен яхшырту белән бергә, иң мөһиме – курку хисләреннән арына алды. Тыныч иҗади мохиттә балалар дөньяны башкача кабул итәргә яки үз хыял дөньясын булдырырга тырышты», - дип сөйләде лабораториядә катнашучы бер баланың әнисе Людмила Гыйләҗетдинова.

Тамашачылар өчен төрле жанрдагы: трагикомедия, фантазия, маҗаралы тарих һәм социаль проза әсәрләре укылды. Залда утыручы халык «Муса һәм тәвә кошы», «Мин сезгә язам», «Игорь төшләре», «Март куяннары һәм Гигантюра», «Дизручный», «Хыялга юл» әсәрләрен тыңлады.

Халык алдында уку нәтиҗәләре буенча берничә эшкә профессиональ бәя бирелгән: бер пьеса буенча спектакль куелачак, икенче эш анимация проекты һәм аудиотрек нигезенә салыначак, ә өченчесе бәйге һәм фестивальләрдә этюд рәвешендә тәкъдим ителәчәк.

Дәресләр Class Act методикасы буенча уздырылган. Мондый төр чараларда балалар драматургия нигезләрен уен һәм театр тәҗрибәсе аша үзләштерә, диалоглар, текст структурасын төзергә һәм автор әйтелмәләре белән эшләргә өйрәнә.

Алдарак «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы карамагындагы «Бергә» инклюзия үзәгендә сәламәтлекләре чикле балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа ике юнәлеш эшли башлавы хакында хәбәр ителгән иде. Хәзер үзәктә канистерапия һәм хореография дәресләре уздырыла, шулай ук логопедия дәресләренә урыннар саны арттырылган.

Барлык яңалыклар