Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.07.2024, 12:49

Татар импровизациясе кичәсе бүген Казан халкын һәм кунакларын Кабан күле яр буенда көтә

Музыкаль-бию перформансы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында узачак

Бүген Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе узачак. Бу юлы катнашучыларны татар импровизациясе кичәсе көтә.

Дәрес музыкаль-бию перформансыннан башлана. Компьютер программасы биючеләр һәм музыкантлардан кем катнашачагын сайлаячак һәм команда составын билгеләячәк. Тамашаны тулысынча урында оештыралар.

Перформанстан соң кунакларны уеннар көтә, алар барышында артистлар белән танышырга һәм биергә мөмкин, дип хәбәр итә парклар һәм скверлар дирекциясе.

Кичәне Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Данис Хисмәтуллин алып барачак. Музыка өчен Ислам Вәлиев, Айдар Абдрахимов, Айдар Ниязов, Газинур Равилов һәм Ильяс Фәрхуллин җавап бирәчәк. Хореографлар сыйфатында Алинә Гыйльманова, Александр Деветьяров, Юлия Буятова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Шәһәрлеләрне 18:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге театр янында Шиһабетдин Мәрҗани урамында көтеп торачаклар.

Исегезгә төшерәбез, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты дәресләре җәй буена һәр пәнҗешәмбе көнне узачак.

Барлык яңалыклар