Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.04.2025, 15:53

МХО зонасына Казан мэриясеннән 70 нче партия махсус йөкне илттеләр

Сугышчылар мотоцикллар, автомобильләр, квадрокоптерлар, радиостанцияләр, тепловизорлар, прицеллар, дрон детекторлары һәм башка әйберләр алдылар

«Тимер» батальоны, 1233 һәм 1232 нче полклар, 428 нче артиллерия полкы хәрбиләре Казан мэриясеннән гуманитар ярдәм алдылар. Махсус операция зонасына 15 кросс мотоциклы, 26 квадрокоптер, радиостанцияләр, тепловизорлар, прицеллар, дрон детекторларын Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев илтте.

«Казан Мэры кушуы буенча МХО сугышчылары өчен махсус йөкнең 70 нче партиясен китердем. Җиңү көне алдыннан Казанның 1233, 1232 нче полкларына, 428 нче артиллерия полкына һәм «Тимер»батальонына ярдәм тапшырдылар. Чын күңелдән сугышчылар, аларның гаиләләре янында булырга тырышабыз. Һәркемне шәхсән беләбез һәм һәркем белән горурланабыз. Якынлашып килүче Җиңү көне белән!» – диде шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев.

Гуманитар йөкнең 70 нче партиясенә шулай ук дүрт «Нива» автомобиле, бензин һәм дизель генераторлары, төрле җайланмалар өчен аккумуляторлар һәм башка техник җиһазлар кергән. Кирәкле әйберләр исемлеге Казан хәрбиләренең шәһәр җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләре буенча төзелгән.

Махсус йөкле фураны җибәрүне кичә Казан мэры Илсур Метшин контрольдә тотты. Уртача алганда, Татарстан башкаласыннан МХО зонасына гуманитар ярдәмне аена ике тапкыр җибәрәләр. Апрель башында 29 нчы армиянең бер хәрби часте кросс мотоцикллары алды.

Мартта 430 нчы һәм 1232 нче полк сугышчыларына Булат Алеев 573 берәмлек төрле махсус җиһазлар һәм кирәкле әйберләр тапшырды. Февральдә гуманитар йөк 1233 һәм 1234 нче полкларга, мартта 6 нчы танк полкына тапшырылды. Гыйнварда «Батыр» батальоны Казан мэриясеннән рация һәм радиостанцияләр, дроннарны баса торган һәм башка махсус чаралар белән йөк алды.

Моннан тыш, ТР башкаласыннан һәр 1,5–2 ай саен Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүчеләр өчен йөк җыялар. «Игелекле Казан» оешмасы шефлыкка алган шәһәрләргә гомуми авырлыгы 1,6 мең тонна булган гуманитар ярдәм белән 84 фура җибәргән. Халыкка азык-төлек, көнкүреш химиясе һәм шәһәрләрне торгызу өчен төзелеш материаллары тапшырыла. МХО белән бәйле чараларга чыгымнарның гомуми суммасы 2,7 млрд сумнан артып китте.

Татарстан башкаласында гуманитар ярдәм җыю пунктлары эшләвен дәвам итә, ә йөкләрне туплауның бердәм ноктасы булып Горький шоссесындагы склад тора. Бинаны түләүсез нигездә шәһәр эшмәкәрләренең берсе биргән.

Барлык яңалыклар