Татарстан башкаласында «Жиләкле: Җиләкле очрашулар» фестивале узачак
Казанның Җиләк бистәсе территориясендә иртәгә «Жиләкле: Җиләкле очрашулар» фестивале узачак. Казанлылар төрле җиләк сатып ала яки скоморохлар һәм диджейлар чыгышларын карый алачак.

Сәүдә нокталарыннан Татарстан җитештерүчеләреннән җиләк, карлыган, кура җиләге, караҗиләк, күк җиләк һәм зелпе сатып алырга мөмкин булачак. Моннан тыш, кайнатма, җиләк суы, туңдырма һәм җиләкле вафлилар булачак.

Алып баручылар үткәрәчәк бәйрәм программасына скоморохлар һәм диджейлар чыгышлары керә, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары Администрациясендә.

Халыкны 10:00 нан 16:00 га кадәр Краснококшайск урамындагы 123 йорт адресы буенча көтәчәкләр.

Тарихи Җиләк бистәсендә тарихы XVI гасырдан башланган Жиләкле авылы урнашкан. Авыл элек-электән үзенең җиләкле плантацияләре һәм уңдырышлы җирләре белән дан тоткан.

2025-07-19T09:02:30+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.