Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.07.2020, 12:00

Татарстан башкаласында «Казан сөлгесе – Казанское полотенце» фестивале узачак

Быел ул онлайн-форматта оештырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). Татарстан башкаласында бишенче мәртәбә «Казан сөлгесе – Казанское полотенце» фестивале узачак. Быел ул онлайн-форматта оештырыла.

Ел саен фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Әзербәйҗан һәм Әрмәнстаннан 800-дән артык кеше катнаша - халык җыр, бию һәм уен кораллары жанрларын соло һәм ансамбль башкаруында җиткерәләр. Алар арасында үзешчән сәнгать вәкилләре дә, профессиональ артистлар да, студентлар һәм иҗат йортларын тәмамлаучылар да бар.

«Казан сөлгесе – Казанское полотенце» халык җыр-бию сәнгатенең V Халыкара фестиваль-конкурсы 28-нче августтан 30-нчы августка кадәр узачак һәм гала-концерт белән тәмамланачак. Конкурска гаризаларны 25-нче августка кадәр kazanskoe.polotentse@bk.ru электрон почтасы аша бирергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышып була.

Конкурсантлар дүрт яшь категориясендә халык җырлавы (соло), халык җырлавы (ансамбль), халык биюе (соло, ансамбль), халык уен кораллары музыкасы (соло, ансамбль) һәм халык җыр һәм бию ансамбле кебек номинацияләр буенча бәяләнәчәк.

Нәтиҗәләр 30-нчы августта «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең социаль челтәрләрендә туры эфирда ясалачак.

Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе һәм «Сәйдәш» мәдәни үзәге оештыручылар булып тора. Быелдан «Казан сөлгесе – Казанское полотенце» конкурс-фестивале ЮНЕСКО химаясында уздырыла, дип хәбәр ителә Халыклар дуслыгы йорты сайтында.
Барлык яңалыклар