В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вертолет көндез дә, төнлә дә очачак
Денис Гордийко фотосы
Казанда 6–10 апрель көннәрендә җылылык челтәрләрен инфракызыл нурланышны терки торган аэроҗайланма белән тикшерәчәкләр. Әлеге алым җылылыкны югалту югары булган участокларны һәм торбаүткәргечләрдә су агып чыгу очракларын ачыкларга ярдәм итәчәк. Җылылык челтәрләрен тикшерү эшен «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Казан җылылык челтәрләре» оешмасы үткәрә.
Челтәрләрне тикшерү эше «Робинсон» төрендәге вертолет ярдәмендә уздырыла. Очкыч җылылык трассаларындагы инфракызыл нурланышны теркәү өчен көндез дә, төнлә дә очачак.
«Татэнерго» акционерлык җәмгыятендә хәбәр итүләренчә, аэротөшерү чаралары вәкаләтле органнарның барысы белән дә килештерелгән. Шәһәр халкыннан башкалада түбән очкан вертолет күренгән очракта борчылмауларын сорыйлар.
Чаралар, читтән торып үткәрелә торган заманча күзәтү технологияләрен кулланып, җылылык челтәрләренең торышын тикшерүгә юнәлдерелгән.