Казанда Адоратский урамында 7 майдан транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу ремонт эшләре белән бәйле, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Транспорт хәрәкәте Адоратский урамындагы 31а номерлы бинадан алып 29к1 номерлы бинага кадәр 25 июльгә кадәр чикләнәчәк.