Программада – артистлар чыгышлары, язучы белән очрашу һәм халык җырлары
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче август). Казанның Иске Татар бистәсендә 4 нче августта «Җомга көн кич белән» бәйрәме узачак. Программада гармунчылар чыгышлары, яшь башкаручылардан һәм республиканың атказанган артистларыннан җырлар бар.
Бәйрәмдә шулай ук язучы Алинә Бикмуллина белән иҗади очрашу узачак. Моннан тыш, теләгән һәркем халык җырларын башкара алачак. Бәйрәмдә актив катнашучылар өчен бүләкләр әзерләнгән.
Бәйрәм 19:00 сәгатьтә Зәйни Солтан скверында башланачак, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.