Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан бүген Идел буе районында «Казан урамнарына аларның исемнәре бирелгән», «Казан – Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән стелалар ачылды. Гранит плитәгә Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә аталган 46 урам һәм 1941-1945 елларда актив эшләүче 20 предприятие уеп ясалган. Ипподром урамында 65 елдан артык куелган мемориалны яңартып кына калмыйча, «Безнең ишегалды» программасы буенча йорт яны территорияләренең берсен төзекләндерделәр. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин стеланы ачу тантанасында катнаштылар һәм ишегалды бәйрәмендә булдылар.
Ипподром урамындагы 18 нче йорт янындагы стела КПСС район комитеты теләге белән узган гасырның 50 нче еллары азагында куелган, анда производство алдынгыларының исемнәре язылган. 2006 елдан башлап стеланы Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәре бизәде.
Һәйкәлне төзекләндерү агымдагы елның апрелендә «Нәфис» хәйрия фонды теләге белән башланып китте. Аны гамәлгә куючы РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский да чарада булды.
Мемориал ике төп өлештән тора – 10 метр озынлыктагы һәм 5 метр биеклектәге стенд һәм постамент. Тактада Бөек Ватан сугышында катнашкан
45 кешенең исеме мәңгеләштерелгән, алар хөрмәтенә шәһәрнең Вахитов һәм Идел буе районнары урамнарына исемнәр бирелгән. Геройлар арасында: Михаил Девятаев, Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Зоя Космодемьянская, Дмитрий Карбышев, Константин Заслонов һәм башкалар. Элекке стеладан аермалы буларак, яңа һәйкәлдә сугыш елларында эшләгән һәм Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән Казан предприятиеләре белән бүлек барлыкка килде. Бу М.Вахитов исемендәге комбинат (хәзер «Нәфис Косметикс»), төгәл машиналар төзү заводы, «Электроприбор», «Вакууммаш» заводлары һ.б. шәһәр халкы геройларның һәм предприятиеләрнең исемнәрен күреп кенә калмыйча, мемориалда урнаштырылган QR-код ярдәмендә дә тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.
Стенд күләмле алтын йолдыз һәм бөтен һәйкәл буйлап тере чәчәкләр белән бизәлгән.
Тантаналы ачылыштан соң кунаклар мемориалга чәчәкләр салдылар.
Стела концепциясен Ипподром урамындагы 18 нче йортның арткы ягындагы «Җиңү җиле аларның исемнәрен пышылдый» муралы тулыландыра. 220 кв.м мәйдандагы рәсемне Artigou иҗат берләшмәсе рәссамнары ясаган. Рәссамнар диварга тынычлык символын — болытлар өстендә очып йөрүче ак күгәрченне ясаганнар. Зур картинага рус һәм татар телләрендә «Җиңү җиле аларның исемнәрен пышылдата» дигән язу өстәлгән.
Граффити аэрозоль фасад эмальләре белән эшләнгән, аларга температура үзгәрешләре һәм кояш яктысы тәэсир итми. Төнлә мурал яктырткычлар белән яктыртыла.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы буенча быел беренче йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре төгәлләнү уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында булдылар.
«Вахитов һәм Идел буе районнарында урамнарга исемнәре бирелгән Советлар Союзы Геройлары хөрмәтенә стела ишегалдының тагын бер бизәге булды. «Безнең ишегалды» — күптән көтелгән программа, аны казанлылар түземсезлек белән көтәләр. Нәкъ менә ишегалдында көн башлана һәм тәмамлана, без монда күршеләр белән очрашабыз. Татарстан рәисенә ел саен меңләгән казанлыларның тормыш шартларын яхшырту мөмкинлеге өчен рәхмәт. Быел без ишегалларына былтыргыга караганда күбрәк капиталь ремонт ясаячакбыз, 464 йортның ишегалды территориясен яхшырту булачак. Һәр ишегалдының үз үзенчәлеге булуы мөһим», — дип сөйләгән иде элегрәк Казан мэры Илсур Метшин.
Ипподром урамындагы 18 нче, Качалов урамындагы 84 нче, Спартак урамындагы 121 нче һәм 123 нче йортларның гомуми территориясендә эшләр апрельдә
башланды. 1961-1971 еллардагы дүрт-биш катлы йортларда яшәүче 500 гә якын кеше яңа ишегалды алды.
Ишегалды проблемаларының берсе җитәрлек яктыртылмау булган – төнлә территорияне бары тик подъезд яктырткычлары гына яктырткан. Хәзер монда 18 тышкы яктырту терәге урнашкан. Иске законсыз гаражларны сүтү хисабына машина кую урыннары саны ике тапкырга арткан — автомобильләр өчен 78 тукталыш. Эшчеләр 1,3 мең кв.м мәйданда асфальт түшәмәне төзәткәннәр. Ишегалдында шулай ук эскәмияләр, кер киптерү, чүп савытлары, шулай ук чүп контейнерлары өчен заманча мәйданчык урнаштырылган.
Ишегалдында яшәүче яшьләргә һәм «Тылсым» инклюзив үзәгендә тәрбияләнүчеләргә универсаль балалар мәйданчыгы бирелде. «Игелекле Казан» АКО акчалары хисабына зоналарның берсендә хәрәкәт итүләре аз булган халык төркемнәре өчен резин өслек җәелдерелде. Балалар өчен монда уен комплексы, «змейка» сукмагы һәм арканлы кичү, «джип» пружиналы ике урынлы тирбәлмә, агач терәкле таган һәм аркалы таган асмалары, хисаплы өстәлләр һәм башкалар барлыкка килде. Аерым ком өслегенә канатлы үрмәләү, комлык һәм «Экскаватор» уены элементы куелган.
Казан мэры кушуы буенча ишегалдында ачык һавада концертлар өчен җәйге сәхнә урнаштырылды. Бүген анда Җиңү көненә багышланган бәйрәм программасы белән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, вокаль ансамбльләр, хәтта «Игелекле Казан» хоры чыгыш ясады. Мәйданчыкта балалар шигырьләр укыды, сугыш еллары җырларын башкарды, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин җирле халык, шулай ук «Тылсым» үзәгенә йөрүче балаларның ата-аналары белән аралашты.
Яңа төзекләндерелгән территорияне шәһәр халкы гына түгел, «Тылсым» үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә күзәтәчәк. Ата-аналар белән бергә балалар чәчәк түтәлләре өчен ландшафт дизайны булдыралар, үсемлекләр утырталар, чәчәк композицияләре уйлап табалар. Ә 21 апрельдә Казан мэриясе хезмәткәрләре «Тылсым-Волшебство» аллеясында 23 чыршы
утырттылар.
Исегезгә төшерәбез, Казанда быел 464 күпфатирлы йортның ишегаллары төзекләндереләчәк, бу 100 меңнән артык кешенең яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Узган ел 500 мең квадрат метрдан артык мәйданда 459 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Анда 570 мең кв.м асфальт-бетон өслеге яңартылган һәм 5 мең өстәмә машина кую урыны җиһазландырылган, 100дән артык яңа контейнер мәйданчыгы барлыкка килгән. Гомумән алганда, 100 мең казанлының ишегаллары үзгәргән.
Барлыгы биш ел эчендә программа буенча 2278 йорт территориясе яңартылган, аларда 500 мең кеше яши. 3 млн кв.м мәйданда асфальт-бетон өслек төзекләндерелгән. Ишегалларында 25 меңгә якын яңа машина урыны җиһазландырылган. Аларда 12 меңнән артык яңа терәк, 16 меңнән артык диодлы энергия саклаучы яктырткычлар, 21 меңнән артык кече архитектура җиһазы барлыкка килде, 500гә якын яңа чүп контейнеры мәйданчыгы төзекләндерелде.