В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарага бушлай керү мөмкин
Фото: Марат Мөгыйнов
Кичәне «Алга» клубының тәрбияләнүчеләре ачып җибәрә – алар тере тавышка җырлар һәм музыкаль номерләр әзерләгән. Чара 17:30 сәгатьтә башлана.
18:30 да зумба дәресләренә кушылырга мөмкин. Ул барлык килүчеләрне дәртләндереп җибәрер һәм кәефләрне күтәрер дип көтелә. Кичә 19:00 да мантыйк һәм сизгерлекне сыный торган «Мафия» команда уены белән тәмамланачак.
Чарага теләгән һәр кеше керә ала, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесендә.