Җайланма шешәләр һәм ике литрга кадәр күләмле банкалар кабул итә
Урицкий исемендәге паркта, павильон янында, пластик шешәләр һәм алюминий банкалар җыю өчен фандомат барлыкка килде. Тара тапшырган өчен халык кушымтада бонуслар алырга һәм аларны программа партнерларының ташламаларына алыштырырга мөмкин.
Фандомат буш шешәләр һәм ике литрга кадәр күләмле банкалар кабул итә. Алар чиста һәм коры булырга тиеш, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Эшкәртүгә теләсә күпме тара тапшырырга була, бер шешә яки банка өчен 10 бонус бирелә. Баллар алу өчен экрандагы инструкцияләрне үтәргә һәм телефон номерын кертергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, беренче фандоматлар Салават күпере торак районы паркында һәм Горки-Әмәт урманында барлыкка килде. Ярты елга якын вакыт эчендә халык 12 меңнән артык пластик шешә һәм 2 мең алюминий банка тапшырган. Шулай ук тара кабул итү җайланмаларын Мәскәү районы ишегалларында урнаштырганнар.