Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.08.2023, 09:00

Горький паркында быел «Древо жизни» проектының соңгы бәйрәме билгеләп үтелде

Бер мәйданчыкта 3 мең кунак Татарстанның җиде халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышты

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче август, Диана Жиленкова). «Древо жизни» проектының соңгы кичәсе кичә Горький исемендәге паркта булып узды. Бу юлы ике сәгатьлек бай программа Татарстанның җиде халкын берләштерде: татарларны, русларны, чуашларны, башкортларны, мариларны, удмуртларны һәм мордваларны. Кунаклар өчен – ә бәйрәм кунаклары 3 меңгә якын кеше булды –сыйлар, мастер-класслар, фольклор коллективлары чыгышлары һәм халык уеннары әзерләнде.

«Древо жизни» проекты узган ел старт алды. Ул Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары ассамблеясы тарафыннан Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән белән үткәрелә. Инициаторларның берсе шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова булды.

Проект идеясе җәмәгатьчелек белән килешенде. Мәдәниятнең барлык элементларын колачлау өчен һәр милләтне тематик бәйрәм аша ачу турында карар кабул ителде. Мәсәлән, мари мәдәнияте бәйрәмендә кунаклар тывырдык биергә һәм тумырда уйнарга өйрәнгән. Чуашларга багышланган чараны уздырганда – агачны уеп ясаганнар, чалыштырып чигү серләрен ачканнар. Удмурт мәдәнияте кичәсендә 2 мең кунак җыелган, монисто күкрәк бизәге һәм суйпоскес дигән тукылган бәхет беләзеге ясаганнар. Фин-угор һәм төрки халыкларның бәйрәмнәренә барлыгы 5,3 мең кеше килгән.

Быел проект башкорт мәдәнияте бәйрәменнән башланды. Анда иҗади коллективлар, музыкантлар, диджейлар һәм һөнәрчеләр җыелды. Аның артыннан Горький исемендәге паркта рус һәм татар мәдәниятләре кичәләре уздырылды.

«Татарстанда 175 тән артык милләт яши. Безгә республика территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу бик мөһим. «Древо жизни» проекты һәркем өчен уникаль: кечкенә балалардан алып өлкәннәргә кадәр», – дип уртаклашты ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова.

Кичә Горький исемендәге парк җиде халык вәкилләрен җыйды. Иҗат коллективлары кунакларны халык җырлары һәм биюләре белән чакырды. Бәйрәм мәйданчыгына кергәндә кунакларга табышмаклар чишәргә һәм республика халыкларының рецептлары һәм ризыклары тарихы белән танышырга тәкъдим ителде, алар арасында кушкатлама, ширтан, перепеч, бишбармак һәм башкалар бар иде. Алгарак китеп, милли костюмнар һәм фал агачы зонасы оештырылды.

Яшел аланда тамбур чигүе һәм сәйлән белән чигелгән татар калфагы, рус балчык уенчыгы, «мари руналары» дигән мари саклагыч чигеше һ.б. буенча мастер-класслар җәелдерелгән иде. Әйтик, кунакларга өстәлләрнең берсендә керәшен хатын-кызлары кигән тамакса күкрәк бизәкләренең ничек ясалуын күрсәттеләр.

Аны кызлар да, хатын-кызлар да, хәтта әбиләр дә кигән. Бу аларның байлыгын чагылдыра, чөнки бизәк тәңкәләрдән тора. Кара елларда алар белән түләргә мөмкин булган. Тамаксаның тамырлары бик борынгы заманнарга барып тоташа. Монда махсус рәвештә кораллар, тәңкәләр тегелә. Әлбәттә, болар барысы да экспедицияләрдә очраган», - дип сөйләде Казан этноостаханәсе җитәкчесе Юлия Әхмәтҗанова.

Янәшәдә Татарстанның төрле районнарыннан фольклор коллективлары җыелган концерт мәйданчыгы урнашкан, алар арасында Казаннан «Красная горка» ансамбле, Чүпрәле районының «Хелхем» халык чуаш фольклор ансамбле, Кукмара районының «Кна вел» мари халык фольклор ансамбле һәм башкалар булды. Тамашачылар арасында артистларга кушылып биюче өлкәннәрне дә, балаларны да очратырга мөмкин иде.

«Древо жизни» күмәк әйлән-бәйлән белән тәмамланды, аның барышында республиканың җиде халкының милли орнаментлары белән зур киндер чыгарылды.

«Бу бик көчле, эмоциональ мизгел булды, – дип уртаклашты Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. - Ел йомгакларын ясап, без җиде милләт вәкилләрен бергә җыйдык. Проектның төп идеясе – фольклорның ничек саклануын күрсәтү, бу чын халык иҗаты. Бу халыклар бердәмлегенең лаеклы мисалы. Шул ук вакытта без һәрвакыт әлеге чараны концерт та, фестиваль дә түгел, мәгърифәтчелек проекты дип атадык.

Тамашачылар арасында Казанга беренче тапкыр килгән һәм бәйрәмгә очраклы рәвештә эләккән туристлар да бар иде. «Ил зур, халыклар күп, ә без алар турында берни дә белмибез диярлек», – дип билгеләп үтте аларның берсе. - Без Мәскәү өлкәсеннән килдек. «Казан» гаилә үзәген, Кремльне карадык инде. Шәһәрнең чит илдәге кебек матур һәм төзек булуын көтмәгән идек».

«Бу тандем зур бәйрәм хисе бирә. Әлбәттә, оештыручылар тарафыннан зур эш башкарылды, Казан Мэриясенә, Башкарма комитетка, Парклар һәм скверлар дирекциясенә – боларның барысын да оештыручы күзгә күренми торган фронтка рәхмәт», – дип нәтиҗә ясады Людмила Рыбакова.

Фоторепортаж
Горький паркында «Древо жизни» проектының быелгы соңгы бәйрәме билгеләп үтелде
Барлык яңалыклар