Сентябрьдә Казан Кремлендә инклюзив чаралар уздырылачак. Экскурсантлар гидны сиземле өлгеләр, тифлоаңлатмалар һәм рус ишарәләре теленә тәрҗемә ярдәмендә яхшырак аңлый алачак.
Сукыр һәм начар ишетүче кунакларны 3 сентябрьдә 15:00 сәгатькә Татарстанның табигый тарих музее буйлап экскурсиягә чакыралар. 10 сентябрьдә шул ук вакытта «Эрмитаж-Казан» үзәгендә күргәзмә буенча экскурсия узачак. Моннан тыш, сиземле өлгеләр белән «Кремль турында сөйлибез» күчмә программасы әзерләнгән. Алдан язылу кирәк.
Экскурсияләр сиземле өлгеләр һәм тифлоаңлатмалар белән озатыла.
Саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр өчен 4 сентябрьдә «Дом глухих» («Саңгыраулар йорты») АКБО белән берлектә Казан Кремле территориясе буйлап гаилә бәйгенамәсе үткәреләчәк. Башлана 17:00 дә, катнашу өчен
сылтама буенча теркәлү кирәк.
Аутистик спектры бозылган өлкәннәр өчен 5 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә «Минем Казан Кремле белән беренче танышуым» экскурсиясе узачак. Катнашу өчен
сылтама буенча теркәлергә кирәк. Ә аутистик спектры бозылган балаларны 12 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә шул ук экскурсиягә чакыралар. Баланы экскурсиягә
сылтама буенча теркәргә мөмкин.
Моннан тыш, Казан Кремле территориясендә кәнәфи-коляскалар һәм тоемлы рюкзаклар арендалау мөмкинлеге бар. Моның өчен ташламалар турында таныклык күрсәтергә һәм гамәлдәге документны асламга калдырырга кирәк.
Экскурсиягә киләсе телефоннар буенча язылырга мөмкин: +7(843)567-81-22, +7(987)238-73-94.