Денис Калинкин Авангард урамындагы 171а һәм 171б номерлы йортлар арасындагы ишегалдын төзекләндерү барышын контрольдә тотты.
Фото: Денис Гордийко
Авангард урамындагы 171а һәм 171б номерлы йортлар 1970 еллар ахыры - 1980 еллар башында төзелгән. Хәзерге вакытта аларда 900-ләп кеше яши. «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ишегалды территориясен төзекләндерү эшләре өч атна элек башланган иде. Хәзерге вакытта ремонт 80%-ка башкарылган, аны атна дәвамында төгәлләү планлаштырыла, дип хәбәр итте «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте субподряд оешмасы генераль директоры Рөстәм Габделхаков.
Биредә тротуарлар ремонтланган, юл өлешендә асфальт түшәүгә әзерлек бара. Балалар мәйданчыгы урнаштырылган, белгечләр утыргычлар һәм чүп савытлары монтажлауга керешә. Тиздән монда воркаут-зона да барлыкка киләчәк. Тышкы яктырту челтәрләрен монтажлау алып барыла.
«Төзекләндерү барышында юлларның берсен тарайту планлаштырылган иде. Әмма халык 5 метр киңлекне калдыруны сораган. Без аларның теләкләрен үтәдек һәм, моннан тыш, икенче яктан керү юлын 5 метрга кадәр киңәйттек. Бу монда 93 яңа машина кую урыны булдырырга мөмкинлек бирде», - дип сөйләде Р.Габделхаков.
«Халыкны ишетә һәм барысын да канәгатьләндерердәй карарны таба алуыгыз сөендерә», - дип ассызыклады, үз чиратында, Денис Калинкин.
«Казэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры билгеләп үткәнчә, эшләр башкарганда ишегалдында су бүлеп бирүне оештыруга аерым игътибар бирелгән. Аның сүзләренә караганда, биредә бик катлаулы рельеф, шуңа күрә Авангард урамындагы 185-нче номерлы йорт янындагы ишегалдын яңартылган ишегалды белән уртак юллар белән тоташтырырга кирәк. Бу суны үзәк урамга алып китәргә мөмкинлек бирәчәк, анда яңгыр канализациясе бар. Эшләрне «Безнең ишегалды» программасы кысаларында экономия ясалган акчалар хисабына уздыру күздә тотыла, дип ассызыклады ул. Казанның беренче вице-мэры инициативаны хуплады һәм бу эшне төзекләндерү планына кертергә кушты.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә «Безнең ишегалды» программасы буенча 226 ишегалдыннан 207 объект ремонтланган. Калган 19 ишегалдын 25-нче октябрьгә кадәр төзекләндерү планлаштырыла.
«Шунысы яхшы, һава торышы безгә асфальт салу эшләрен алып барырга мөмкинлек бирә. Барысын да салкыннарга кадәр бетерергә өлгерүебез мөһим. 19 территория - алай күп түгел, - диде Денис Калинкин. - Һәм ишегалларыбөтенләй башка төс ала. Халык канәгать, тормыш сыйфаты да үзгәрә».
Утырышта шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә шәһәрлеләр өчен якында гына яңа «Авангард» скверы эшли башлады. Территориядә ял итү, спорт белән шөгыльләнү, төрле иҗади чаралар уздыру зоналары һәм балалар өчен уен мәйданчыклары бар.