Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.05.2019, 15:46

Казанда беренче тапкыр Габдулла Тукай урамы көнен бәйрәм итәләр

Шәһәрлеләр өчен экскурсияләр, буккроссинг, мастер-класслар, викториналар, шулай ук Татарстан Республикасының танылган башкаручылары чыгыш ясады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче май, Ксения Швецова). Казанда беренче тапкыр Габдулла Тукай урамы көне үткәрелә. Шәһәрлеләр өчен экскурсияләр, буккроссинг, мастер-класслар, викториналар, шулай ук Татарстан Республикасының танылган башкаручылары чыгыш ясады.

Һава торышы салкын булуга карамастан, бәйрәмдә бик күп шәһәр халкы җыелган иде – өлкәннәр һәм балалар күңел ачу чараларында актив катнаштылар һәм экскурсияләрдә теләп йөрделәр. Мондый кызыксынуны юктан гына түгел: Г.Тукай урамы – Казанда иң борынгы һәм кызыклы урамнарның берсе һәм нәкъ менә аның белән бөек татар шагыйренең тормышы бәйле. Бу урамдагы күп кенә йортлар республиканың чын мәдәни байлыгы булып тора. «Без гаилә белән Казанда яшибез, шәһәрне яхшы беләбез, әмма хәзерге заман өлешен күбрәк, - дип сөйләде улы Тимур белән бергә бәйрәмгә килгән Гөлназ Закирова. - Без бүген Иске Татар бистәсе буйлап экскурсиягә язылырга мөмкин булуын белдек, бу урыннар турында күбрәк белергә теләр идек».

Бәйрәмнең төп локацияләренең берсе Юныс мәйданы булды, анда бүген 10.00 сәгатьтә «Тукай юлы» велотурасы старт алды. Биредә көн дәвамында «Тукай&Китап» дигән чара бара, аның кысаларында китаплар белән бушлай алмашу мөмкин. Ә яңа сәхнә мәйданчыгында татар шагыйре музее ишегалдында җәйге сәхнә оештырдылар. Шунда ук шәһәрлеләр Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары башкаруында әдәби спектакль карады.

Бәйрәм кунакларын ТР Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова сәламләде. «Республика, Казан тарихында яңа традицияләр барлыкка килүгә без бик шат, - диде ул. - 1986 елда ачылган Г.Тукай әдәби музее үзенең традициясен булдырды: шул елдан алып ел саен шагыйрь гомереннән сакланып калган ядкарьләрнең күргәзмәләре үткәрелә, Тукайга багышланган чаралар, очрашулар уза. Һәм бүген без аның бөтен дөньяга билгеле булуын ышанып әйтә алабыз. Тукай урамы бәйрәме елдан-ел киңрәк масштабта булыр дип ышанабыз, ә аның исемен йөртә торган урам үзе дә халык күңеленә кереп калачак».

Бәйрәмнең рәсми ачылышыннан соң сәхнәдә «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры чыгыш ясады, ә соңыннан шәһәрлеләр Г. Камал театры артистлары башкаруында әдәби спектакль карадылар.

12.30 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музее янындагы скверда «Шигъри мизгелләр» дигән чара башланды, анда Татарстанның танылган шагыйрьләре үзләренең шигырьләрен, шулай ук Габдулла Тукай әсәрләрен укыдылар. Алар арасында, әйтик, Зиннур Мансуров, Гәрәй Рәхим, Йолдыз Шәрәпова, Фәйрүзә Мөслимова һәм башкалар бар иде. «Без хәзерге заман кешеләрен шулай еш тәнкыйтьлибез, халык әдәбияттан, китаптан ераклашты, дибез. Ә чынлыкта без киресен күрәбез – кешеләр чын әдәбиятка, чын шигърияткә тартыла, – дип саный Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт. - Мәсәлән, Казанда соңгы берничә елда «Әдәби ишегаллары» үткәрелә. Һәм бу шәһәр халкы арасында бик популяр булды! Бу күп нәрсә турында сөйли. Бүгенге бәйрәм кебек чаралар халыкны чын сәнгатькә җәлеп итү өчен бик кирәк».

Г.Тукай музее янындагы скверда бәйрәмгә килүчеләр өчен ярминкә оештырылды, анда теләгән һәркем сувенирлар, уенчыклар, бизәнү әйберләре, китаплар, шулай ук төрле ризыклар һәм кайнар эчемлекләр сатып ала алды.

Музейның үзендә дә төрле бәйрәм чаралары үтте - мәсәлән, шәһәрлеләр 13.00 сәгатьтә башланган «Г.Тукай һәм театр» квестында катнаша алдылар. Шулай ук биредә бүген «Г.Тукай урамы тарихы» дигән интерактив лекция, робот-экскурсовод һәм интеллектуаль викторина белән музейның яңа экспозициясе буйлап экскурсия узачак.

Бәйрәм чаралары көн ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм 18.00 сәгатьтә «Шамил йортында чәй эчү» интерактив программасы белән тәмамланачак.

Фоторепортаж
Казанда Г.Тукай урамы көне, 18.05.19
Барлык яңалыклар