В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мемориаль тактаны Толстой урамындагы 16а номерлы торак йорт фасадында урнаштырачаклар.
Фото: Денис Гордийко
Мемориаль тактага түбәндәгеләр язылачак: «Бу йортта 2000-2020 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин яшәде». Язма рус һәм татар телләрендә эшләнәчәк.
Роберт Миңнуллин истәлеген мәңгеләштерергә ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге тәкъдим иткән.