В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Язмышлары Татарстан белән бәйле күренекле эшлеклеләрнең истәлегенә республика һәм аның башкаласы хакимияте һәрвакыт аерым игътибар бирә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). Казанда совет галиме һәм ракета-космик системалары конструкторы Сергей Королевка мемориаль такта урнаштырырга планлаштыралар. Бу хакта бүген Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
А.Абзалов билгеләп үткәнчә, язмышлары Татарстан белән бәйле танылган эшлеклеләр хәтерен мәңгеләштерүгә республика һәм аның башкаласы хакимияте һәрвакыт аерым игътибар бирә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда атаклы конструктор 1942 елның ноябреннән 1945 елның сентябренә кадәр - төрмә срогының зур өлешен һәм азат ителгәннән соң беренче елны эшләгән. Ул әйдәп баручы инженер - 16-нчы номерлы Казан авиазаводының тәҗрибә-конструктор бюросында реактив җайланмалар төркеменең баш конструкторы булып эшләгән. Аерым алганда, серияле хәрби самолетларны сыеклыклы ракета тизләткечләре белән җиһазландыру белән шөгыльләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында Виталий Копылов бюстын урнаштырдылар, Советлар Союзы герое Семен Коновалов һәм язучы Әмирхан Еники хөрмәтенә ике мемориаль такта ачтылар, шулай ук Җиңү паркында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Совет солдатына монумент ачтылар.