В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Мир» кинотеатрындагы махсус чарага картинаның режиссеры Александр Войтинский һәм продюсеры Игорь Капустин килде
Денис Гордийко фотосы
Бүген Казанның «Мир» кинотеатрында Александр Войтинскийның «Яга на нашу голову» исемле яңа гаилә комедиясе күрсәтелде. Әлеге фильмны рәсми рәвештә нәкъ менә Казанда күрсәтергә булганнар. Картинаның режиссеры лентаны шәхсән үзе тәкъдим итте һәм тамашачылар белән аралашты. «Без Казанны бик яратабыз», - диде Александр Войтинский.
Казанның Мәдәният идарәсе башлыгы Алия Заһидуллина чараның шәһәр өчен әһәмиятен билгеләп үтте: «Россия күләмендәге премьераның нәкъ менә бездә, милли традицияләрне һәм мәдәни мирасны ихластан бәяли торган Казанда узуы безнең өчен зур дәрәҗә. Бүгенге чара аеруча үзенчәлекле: бирегә профессионаллар, журналистлар һәм блогерлар белән бергә, «Игелекле Казан» проектыннан чакырылган балалар да җыелган. Сәламәтлекләре чикле утызлап бала бу яхшы фильмны карарга килде, һәм бу безнең өчен аеруча әһәмиятле».
13 ноябрьдән фильм киң прокатка чыга. Малай белән сихерче дуслыгы, заманча Убырлы карчык һәм Кощей көндәшлеге, мегаполис тылсымы турындагы тарихта төп рольләрне Светлана Ходченкова һәм Юрий Колокольников башкаралар.
«Әкиятләр беркайчан да искерми, нәкъ менә аларга таянып без киләчәгебезнең нинди буласын белә алабыз», - дип ассызыклады картина авторы.
Казан тамашачылары фильмны җылы кабул итте, кайбер яшь кунаклар премьерага әкият геройлары, шул исәптән Убырлы карчык костюмнары киеп килгәннәр иде.