«XXI гасырда классик гитара» 2007 елдан бирле ел саен үткәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март, Алсу Сафина). Кичә Казанда XII Халыкара «XXI гасырда классик гитара» фестивале старт алды. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләгәнчә, фестивальдә төрле илләрнең гитара мәктәпләре вәкилләрен ишетергә мөмкин, ә проектка нигез салучы Айнур Бегутов фикеренчә, Казан фестиваль ярдәмендә илнең гитаралы үзәкләренең берсенә әверелде.
«XXI гасырда классик гитара» 2007 елдан бирле ел саен үткәрелә. «Бу Россиянең һәм дөньяның әйдәп баручы гитарачыларының концерт чыгышлары гына түгел, мастер-класслар да, конкурс хәрәкәте дә – ХХІ гасырда классик гитара үсеше белән бәйле барлык әйберләр дә», – дип билгеләп үтте А.Абзалов. Фестивальнең 11 еллык тарихы барышында чарада Россия гитарачылары белән беррәттән Европаның 23 иленнән, Төньяк һәм Көньяк Америкадан музыкантлар катнашкан, ә фестиваль чараларында 22 меңнән артык кеше булган.
«Бу бик зур сан – гитара дөньяда иң популяр инструмент булып тора, – дип ассызыклады Мәдәният идарәсе җитәкчесе. - Фестивальнең максаты - кешеләрне классик гитарага җәлеп итү, аның үз өстендә зур эш таләп итә торган югары сәнгать булуын күрсәтү».
Азат Абзалов Казанда сәнгать мәктәпләре һәм гитара челтәренең популяр юнәлешләрнең берсе булуына игътибар итте.
Фестиваль ярдәмендә Казан илнең музыка картасында гитара үзәкләренең берсе булды – шушы ук фикерне, үз чиратында, проектның нигез салучысы һәм сәнгать җитәкчесе – Татарстан Республикасы һәм Дагыстан Республикасының атказанган артисты Айнур Бегутов та җиткерде. Моның белән Россиянең атказанган артисты, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе профессоры Николай Комолятов килешә, ул быелгы фестиваль кысаларында мастер-класс үткәрәчәк.
Гитара форумы кысаларында төрле лекцияләр, мастер-класслар, шулай ук С.Д.Орехова исемендәге халыкара конкурс кына үткәрелеп калмый, милли иҗатка һәм сәнгатькә игътибар бирелә.
С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залындагы ачылышта Александр Мисько (Россия) – дөнья күләмендә танылган уникаль фингерстайл-гитарачы да чыгыш ясады. Әйтик, Майкл Джексонның Billie Jean җырына Александр Миськоның видеоковерын социаль челтәрләрдә 33 миллионнан артык кеше караган, ә узган елның октябрендә Мисько Британиянең MusicRadar журналы версиясе буенча ел гитарачысы булган. Шул ук вакытта яшь музыкант үзенең башкарган эшендә бернинди дә уникальлек юк дип белдерә. «Бу, нигездә, Америкада һәм Канадада 80-нче еллар уртасында үсә башлаган яшь юнәлеш кенә, бу чорда гитарачылар яңа техникалар белән экспериментлар үткәрә башлый, - дип сөйләде Александр Мисько матбугат конференциясендә. – Мин тәкъдим иткән стильне перкуссион эксперименталь фингерстайл дип атарга мөмкин. Гади генә әйткәндә, бу музыка язуга яңача якын килү, бер гитараң була торып музыкантлар төркеме буларак фикер йөртә башлыйсың».
Александра Мисько Казанга килер алдыннан бик дулкынлануын белдерде. «Мин классикадан еракмын, гәрчә аңа бик хөрмәт белән карасам да. Үз вакытында мин Краснодарда яхшы классик укытучы белән шөгыльләндем, ул миңа мөстәкыйль шөгыльләнә алыр өчен база бирде, - дип билгеләп үтте музыкант. – Тик мин инде күптәннән үземнең тар дөньямда кайнашам, һәм минем өчен кешеләрнең хезмәтемә карашларын күрү бик дулкынландыргыч булды. Беренче чиратта мин бу стильдә авторлык музыкасына басым ясыйм, ул эксперименталь, шуңа күрә кешеләргә музыканың нәрсә турында икәнлеген аңлатырга кирәклеген аңлыйм. Бәхеткә, Казан тыңлаучыларына барысы да ошады».
Беренче концертта шулай ук Фраучи исемендәге Россия гитарачы квартеты да катнашты. Музыка коллективы легендар Россия музыканты Александр Фраучи укучыларыннан тора: Дмитрий Мурин, Сергей Урюпин, Евгений Номеровский һәм Дмитрий Татаркин. «Без гитараны яңа дәрәҗәгә чыгарабыз, шуңа да тамашачылар күңеленә ошарга яки хуш килергә теләмибез, ә беренче чиратта безгә ошый, - дип саный Дмитрий Мурин. - Без Глинка, Чайковский, Бах, Бетховен, Стравинский кебек гитара өчен беркайчан да язмаган композиторларның әсәрләрен уйныйбыз. Әмма иң мөһиме – безнең өчен композиторлар язалар, без беркем дә уйнамаган яңа музыка уйныйбыз, ә репертуар инструмент өчен киләчәк булдыра».
Шулай ук Зур концертлар залы сәхнәсендә Казан гитарачыларының җыелма оркестры, дирижер Александр Лаврентьев (Россия) чыгыш ясады. Җыелма оркестр 2013 елда оештырылган иде, аңа музыка мәктәпләренең иң яхшы укучылары керә.
Фестиваль 29-нчы мартка кадәр дәвам итәчәк. Казан халкы тагын ике концертка бара алачак. Шул рәвешле, инде бүген үк М.Горький исемендәге музейда «Осталар серләре» программасында Казан тамашачысын яратып өлгергән француз Филипп Моратоглу һәм Санкт-Петербургтан килгән искиткеч музыкант Антон Баранов чыгыш ясаячак.
29-нчы март көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында фестивальнең гала-концерты була. «Яңа музыка» камера оркестры белән бергә Филип Муратоглу (Франция), Антон Баранов (Россия), Павел Кухта (Беларусь) һәм Айнур Бегутов (Россия) чыгыш ясаячак. Кичә программасында – оркестр белән гитара өчен 4 концерт: Мауро Джулиани. 1-нче концерт, Мануэль Понсе. Көньяк концерт, Сальвадор Бакариссе. Концертино һәм Виталий Харисов. Дагстан концерты.