Студентлар иҗади номерлар белән чыгыш ясаячак – үз мәдәниятләре турында җиткерәчәкләр
Фото: Марат Мөгыйнов
Фестивальнең максаты – илләр арасында үзара аңлашу, толерантлык һәм мәдәни аермаларга хөрмәт атмосферасын булдыру, дип билгеләп үтте «ТР Студентлар лигасы» президенты Шамил Якупов.
«Чара үз эченә төрле илләрдән килгән студентлар коллективлары катнашындагы тематик стэмлы шоу-программаны ала. Фестиваль кунаклары чит ил мәдәниятләре атмосферасын тоярга мөмкинлек бирә торган биюләр, музыка, җырлар, театр спектакльләре һәм мастер-класслар белән рухлана алачак», – дип билгеләп үтте спикер.
Фестиваль яшьләрнең сәләтләрен ачу өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Чара Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Мәгариф» илкүләм проектының максатларына туры килә.
Фестивальдә катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлү узарга кирәк. Чара 17:00 сәгатьтә башлана.