В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көнгә анкеталарны авыр тормыш хәлендә булган 90 нан артык бала тутырган
Татарстан башкаласында «Игелекле дулкын» фестиваленең төбәк сайлап алу турында катнашуга гаризалар кабул итү 2 декабрьгә кадәр озайтылды. Бүгенге көнгә оештыручылар Идел буе федераль округыннан авыр тормыш хәлендә булган, шул исәптән сәламәтлек үзенчәлекләре булган 90 нан артык баланың анкетасын алган.
Гаризаны җиде яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар бирә ала. Анкеталарны сылтама буенча кабул итәләр. Конкурс берничә юнәлештә үткәрелә: вокал, музыка коралында уйнау, хореография, сәхнә сәнгате.
Региональ сайлап алу турлары Казанда 7 декабрьдә башлана һәм түбәндәге шәһәрләрдә дәвам итәчәк: Новосибирск, Екатеринбург, Краснодар, Грозный, Луганск, Севастополь, Хабаровск, Санкт-Петербург һәм Мәскәү. «Игелекле дулкын»ның финалы һәм гала-концерты Татарстан башкаласында 2025 елның ноябрь-декабрь айларына планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр мәдәният идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале 2017 елда Казан мэры Илсур Метшин һәм Россиянең халык артисты Игорь Крутой инициативасы белән оештырылган иде.
Фестиваль Президентның мәдәни инициативалар фонды, Татарстан республикасы хөкүмәте һәм «Игелекле Казан» АКбО ярдәмендә уздырыла. Оештыручылар булып шәһәр мэриясе һәм Игорь Крутойның Популяр музыка академиясе тора.
Ел саен фестиваль кунаклары Россия эстрадасы артистлары, сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре була. Узган ел 99 бала Игорь Крутой, Дима Билан, Лариса Долина, Burito һәм Сосо Павлиашвили белән бер сәхнәдә чыгыш ясады. Ә барлыгы гаризаларны бөтен Россиядән 1,5 мең кеше тапшырган.