Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.05.2019, 14:23

Казанда шәхси фирма хәләл торты барлыкка килде

«Казан» торты сатуда WorldSkills дөнья чемпионатының финал этабында барлыкка киләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май, Ксения Швецова). Татарстан башкаласында яңа гастрономия символы – «Казан» хәләл торты барлыкка килде, ул шәһәрнең айдентикасы кулланылып ясалган. Торт нигезендә якынча 50 ел элек шундый ук исем белән эшләнгән тортның рецептурасы тора. Ул татар ашларының иң тәмле ингредиентларын – чәк-чәк, корт, кипкән җиләк-җимешләрне үз эченә ала. 1 кг 800 г авырлыктагы торт WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына сатуда барлыкка киләчәк, дип сөйләде бүген шәһәрнең бер ресторанында Казанның рәсми айдентикасын тәкъдим итү барышында Татарстан шеф-пешекчеләре гильдиясе белгече Николай Велесов.

Татарстан башкаласы өчен үзенең исемендәге торт булдыру - мөһим адым, әйтик, Европа башкаласының һәрберсендә диярлек үзенең татлы символы бар, дип билгеләп үтте Н.Велесов. Ул бөтен кешеләргә билгеле булган сыйларны - Берлин печеньесын, «Прага» тортын, «Киев» тортын, Белев кагын, Тула перәнниген һәм башка аутентик тәм-томнарны мисалга китерде.

«Мондый тортны моннан 50 ел элек ясарга тырышканнар, ул чакта ул җиңел эремчекле кремнан һәм кипкән җиләк-җимешле уалып торган камырдан торган, – дип өстәде Н.Велесов. - Без уалып торган печеньены миндаль бисквитка алыштырдык һәм милли тәм-томнар өстәдек: чәк-чәк катламы, гөбәдиядә кулланыла торган корт, кипкән җимешләр - күрәгә, караҗимеш, боларның барысын да бер тортта берләштердек», – дип җиткерде шеф-пешекче.

100 г тортта якынча 500 килокалория бар. Аны әзерләгәндә бары тик табигый продуктлар гына кулланыла, дип билгеләп үтте шеф-пешекче. Хәзер «Казан» торты мәҗбүри сертификация уза, шул исәптән – «Хәләл» стандарты комитетында һәм Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсендә. Сүз уңаеннан, «Хәләл» билгесе алу өчен продуктта ясалма компонентлар, буяулар һәм өстәлмәләр кулланылмаска тиеш, шуңа күрә торт сәламәтлек өчен зыянлы булмаячак, дип өстәде Н.Велесов. Торт ингредиентларының табигый булуы турында саклау срогының аз булуы да сөйли – нибары 72 сәгать.

«Без шәһәрнең иң иске кондитер производствосына – 1939 елдан бирле эшләп килә торган «Лакомка» кондитер цехына мөрәҗәгать иттек. Анда булган егәрлек көненә өч тоннага кадәр торт ясарга мөмкинлек бирә», - дип сөйләде спикер. Өстәвенә, «Лакомка» җәмәгать туклануы йортларына тортны китереп бирүне тәэмин итәргә әзер.

«Казан» торты сатуда WorldSkills дөнья чемпионатының финал этабында барлыкка киләчәк, ул Татарстан башкаласында августта узачак. Аны «Лакомка» кондитер цехында, рестораннарда һәм шәһәрнең сәүдә челтәрләрендә сатып алырга мөмкин булачак. 1 килограмм 800 грамм авырлыктагы торт бәясе якынча 1 мең сум булачак. Моннан тыш, сатуга торт рецепты буенча әзерләнгән «Казан» пирожныйларын һәм мини-печеньесын чыгару планлаштырыла.

Фоторепортаж
Казанда шәһәр айдентикасы белән сувенир продукциясен тәкъдим иттеләр
Видеорепортаж
22.05.2019 14:17
Казанда шәһәр айдентикасы белән сувенир продукциясен тәкъдим иттеләр
Барлык яңалыклар