В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проект «Кеше приюты» фонды тарафыннан оештырылган
Фото: Марат Мөгыйнов
Пункт Казан мэриясе тәэмин иткән урында 21 январьда ачылган. Волонтерлар бүлмәне чистартканнар, яңартканнар, гуманитар ярдәмне тикшергәннәр, тәртипләп, киңлектә урнаштырганнар. Хәзер көн дә 2 меңгә якын кием таратыла, дип хәбәр итә «Кеше приюты» матбугат хезмәте.
Кием-салым һәм аяк киемнәрен Борхан Шәһиди урамындагы 26 йорт (1 төзелеш) буенча көн саен тапшырырга була. Төнлә әйберләрне Приют каршындагы махсус әрҗәләргә салып калдырырга мөмкин.
Элегрәк җыелган гуманитар ярдәм бары тик карау астындагы ветераннарга, инвалидларга, аз керемле гаиләләргә, авыр тормыш хәлләрен раслый торган документлары белән килгән күп балалы гаиләләргә бирелгән. Хәзер көн дә 100гә якын казанлы кием-салым һәм аяк киеме алып килә. Бу, үз чиратында, оешманың эшен киңәйтте – мохтаҗларга бушлай әйбер таратырга яңа пунктны ачарга сәбәп булды. Җыелган гуманитар ярдәмне Халтурин урамындагы пунктка җибәрәләр, шуңа күрә түләүсез кием-салым алу мөмкинлеге күбрәк шәһәр халыкына мөмкин. Яңа пункт дүшәмбедән шимбәгә кадәр 11:00 дән 15:00 кә кадәр ачык.
Тулырак мәгълүмат алу өчен +7(987)225-10-65 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
«Кеше приюты» хәйрия оешмасы 2018 елдан бирле эшли һәм ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемне тулысынча кирәкле чаралар белән тәэмин итә: бушлай кием-салым, кайнар ризык, медицина ярдәме, эшкә урнаштыру, яшәү урыны, психологик һәм юридик ярдәм.
Бүгенге көндә Казан шәһәрендә «Кеше приюты» фондының 11 туклану пункты бар: Борһан Шәһиди ур., 26, 1 төз., Җәүдәт Фәйзи ур., 2, 3 корп ., Академик Павлов ур., 6А, Академик Лаврентьев ур., 6, Окольная ур., 25Б, Дачная ур., За, Юлиус Фучик ур., 52, Авангард ур., 95, Липатов ур., 6Б, Симонов ур., 3, Гудованцев ур., 6.