Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.02.2023, 15:55

Казанда Федор Шаляпинга мемориаль такта ачтылар

Тантанада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин катнашты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче февраль). Казанда Федор Шаляпин истәлеген мәңгеләштерделәр. Мемориаль тактаны флигелендә опера җырчысы туган Лисицын-Емелин йорты фасадында (Пушкин ур., 10) урнаштырдылар. Тантанада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты.

Тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясап, Рәис бүген Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуын искәртте. Шул уңайдан Татарстанда агарту, музыкаль, фәнни һәм театр чаралары уза, шуларның берсе – мемориаль такта ачу.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, опера җырчысы белән рус мәдәниятенең тулы бер үсеш чоры бәйле: «Шаляпин югары опера сәнгате үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Ул иҗат иткән сәхнә образлары эталонга әверелде. Аны сәләтле актер һәм талантлы рәссам буларак та таныйлар. Федор Иванович бөтен дөньяга диярлек танылган артист». ТР Рәисе Федор Шаляпинның Казанны бик яратуын һәм монда инде күп тапкыр танылган җырчы булгач та кайтуын искәртте.

«Без бөек җырчыны искә алабыз һәм хөрмәтлибез. Ел саен Шаляпин исемендәге опера фестивале үткәрелә, аның исемен башкаланың бер урамы йөртә. Бауман урамындагы бөек якташыбызга һәйкәл шәһәрнең истәлекле урыны булды», - дип билгеләде Р.Миңнеханов. Бүген ачылган мемориаль такта опера җырчысы иҗатына яңа бүләк булачак, дип өстәде ул. «Безгә Федор Иванович калдырган мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру бик мөһим», - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Бронза такта авторы – скульптор Тимофей Тюрин.

Тантанада катнашучылар фасадында мемориаль такта ачылган бина янында чәчәкләр салдылар, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Видеорепортаж

Фоторепортаж
Казанда Федор Шаляпинга мемориаль такта ачтылар
Барлык яңалыклар

Тема буенча материаллар:

Итек тегү эше, балаганнар һәм беренче спектакльләр: Шаляпин маршруты нәрсә турында сөйли?