Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2024, 09:56

Казанда БРИКС илләренең беренче әдәби форумын оештырачаклар

Дөньяның җиде иленнән әдәбият эшлеклеләре белән иҗади очрашулар булачак

11-13 сентябрь көннәрендә Казанда БРИКС илләренең «Дөнья әдәбияты яңа чынбарлыкта. Традицияләр, милли кыйммәтләр һәм мәдәниятләр диалогы» беренче әдәби форумы узачак. Анда Кытай, Бразилия, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан, Ираннан экспертлар һәм танылган язучылар, шагыйрьләр, нәширләр, тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләре катнашачак.

Кытайны шагыйрь-тәрҗемәче, Кытайда рус әдәбиятын популярлаштыручы, Россия Дуслык ордены кавалеры Лю Вэньфэй һәм шагыйрь, каллиграф, танылган сәнгать һәм музыка тәнкыйтьчесе Оуян Цзянхэ тәкъдим итәчәк. Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Шарджаның китап идарәсе вәкиле  Кәримә Әл Азизи һәм шагыйрь, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең милли премиясе лауреаты Шейха Әл-Мутаири киләчәк.

Катнашучыларга рус һәм Латин Америкасы әдәбиятының уртаклыклары турында хәзерге вакытта рус поэзиясен Португал теленә тәрҗемә итү өстендә эшләүче бразилияле Астьер Базилио да Сильва Лима сөйләячәк. Көнчыгышны һәм Иранны өйрәнү белән кызыксынучыларның барысы да Ираннан әдәбият белгече Сейед Хосейн Табатабаи белән иҗади очрашуга бара алачак.

11 сентябрьдә Казан Ратушасында форумда катнашучылар белән пленар утырыш узачак. Милли китапханәдә форумда катнашучы илләрнең китап күргәзмәсе ачылачак, Кытай һәм Һиндстан язучылары белән иҗади очрашулар, шулай ук композитор Анна Королева һәм барлык илләрнең шагыйрьләре катнашында джем-сейшен узачак.

Аксенов йортында Евгений Попов һәм Михаил Гундаринның «1968. Сәнгать тикшеренүе тәҗрибәсе» дигән яңа китабын тәкъдир итү һәм баш мөхәррир Сергей Шаргунов һәм сценарий авторы һәм документаль фильмнар режиссеры Даниил Духовский белән «Юность» – киләчәккә омтылган журнал» дигән бәхәс булачак. Барлык катнашучылар Василий Аксеновның Казандагы йорт-музее һәм язучы мирасы белән танышачаклар.

12 сентябрьдә ТР Язучылар берлеге мәйданчыгында «Хатын-кыз поэзиясенең Көнчыгыш карашы» очрашуы узачак. Милли китапханәдә Жорж Амадудан соң Бразилия әдәбияты турында фикер алышачаклар. Монда ук язучылар Денис Осокин, Сергей Шаргунов һәм Игорь Волгин белән иҗади очрашулар узачак.

13 сентябрьдә Казан Ратушасында яшь иҗатчыларга «Йолдызлы билет» традицион премиясен тапшыру һәм әдәби форумны ябу булачак. Тантанада танылган джазмен, ТРның атказанган артисты Евгений Борец чыгыш ясаячак.

Әдәби форум чараларына керү – сайтта алдан теркәлү буенча, түләүсез.

Барлык яңалыклар