В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мэрның Рәхмәт хатлары белән Шәһәрне үстерү институты хезмәткәрләре билгеләнде
Фото: «Том Сойер Фест» фестиваленең матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче декабрь). Казанда «Том Сойер Фест» фестиваленең активистларын, волонтерларын һәм партнерларын бүләкләделәр. Тантана Боратынский исемендәге музейның ак колонналы залында узды, анда хәрәкәт катнашучылары ел йомгакларын ясадылар.
Фестивальдә катнашкан өчен Казан Мэрының Рәхмәт хатлары белән Шәһәрне үстерү институты эксперты Александр Матюха, архитекторлар Эльвира Әмирханова һәм Римма Хәсәнова билгеләнде. Бүләкләрне Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов тапшырды. Моннан тыш, ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова активистларны, волонтерларны һәм хәрәкәт партнерларын республика башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Тантаналы кичәдә режиссер Юрий Гвоздьның агач архитектура турында «Краски памяти» документаль фильмы премьерасы һәм бүләкләр уйнату булды.
Быел «Том Сойер Фест» хәрәкәтендә катнашучылар Волков урамындагы 78 нче һәм 80/21 нче йортларны яңарттылар, шулай ук алар янындагы киңлекне төзекләндерә башладылар. Шәһәрне үстерү институты проекты буенча Груздев, Волков һәм Достоевский урамнары киселешендә «Иске Казан ишегалды» скверы төзелә. Анда җәй көне агачлар утыртыла, брандмауэр дивары ныгытыла һәм ачык һава астында Тәрәзә йөзлекләре музее ачыла.
Октябрьдә Казан Мэры Илсур Метшин Волков урамындагы булачак скверда агачлар утыртты, шулай ук 80/21 номерлы йортның беренче катын «Том Сойер Фест» волонтерлар штабына түләүсез файдалануга тапшырды.
Киләсе елда Волков урамындагы скверны төзекләндерергә һәм Казанның тәрәзә йөзлекләрен реставрацияләү буенча эшләрнең икенче этабын үткәрергә планлаштыралар.
Фестивальнең сигез елында Казан үзәгендә 17 тарихи объект һәм Зөядә бер дебаркадер ремонтланды.