В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Компанияләргә чисталыкны саклау, мәгълүмат панельләре һәм кисәтү билгеләре урнаштыру бурычы йөкләнә
Денис Гордийко фотосы
Казанда реклама компанияләренә тапшырылган тукталыш нокталары саны артканнан-арта бара. 2025 елда әлеге оешмалар өстәмә рәвештә Ямашев, Әмирхан, Чистай, Айдаров, Себер тракты, Глушко, Родина урамнарында, шулай ук Отары бистәсенең Садовая урамында урнашкан тагын 50 тукталыш ноктасын үз карамакларына алганнар. Шулай итеп, реклама компанияләре барлыгы 473 объектка хезмәт күрсәтә, бу шәһәрдәге барлык тукталышларның өчтән бер өлешен тәшкил итә.
«Без реклама компанияләре белән файдалы һәм үзара аңлашуга корылган хезмәттәшлек алып барабыз. Тукталыш нокталарын реклама компанияләренә тапшыру әлеге нокталарны карап тоту, төзекләндерү һәм алыштыру өчен тотылырга тиешле шәһәр бюджетының дистәләгән миллион сум акчасын янга калдырырга мөмкинлек бирә, реклама операторлары исә үз мәгълүматларын урнаштыру өчен файдалы мәйданнарга ия була. Хәзерге вакытта тукталышларның өчтән бер өлеше реклама оешмалары карамагында, без бу санны арттыру юнәлешендә эшлибез», - диде Казан мэры Илсур Метшин.
2025 елда реклама компанияләре искергән 13 тукталыш корылмасын тулысынча алыштырган. Чуйков, Короленко, Кол Гали, Габишев, Рихард Зорге, Даурия һәм Болотников урамнарында яңа нокталар барлыкка килгән. Ә Авиатөзелеш районындагы «Вертолет заводы» тукталышын реклама компанияләренең берсе тулысынча ябык павильон итеп эшләгән.
Компанияләргә чисталыкны саклау, мәгълүмат панельләре һәм кисәтү билгеләре урнаштыру, даими рәвештә җыештыру, эскәмияләрне төзекләндерү һәм ватылган пыялаларны алыштыру, эскәмияләр һәм чүп савытлары кую бурычы йөкләнә. Тукталыш нокталарының ян-ягы, арткы өлеше җәрәхәтләнү куркынычы аз булган махсус пыяладан, ә түбәсе үтә күренмәле поликарбонаттан эшләнә.