Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.06.2019, 14:30

Казанда «Игелекле дулкын» фестиваленең сайлап алу турларына старт биреләчәк

Татарстан башкаласында барлыкка килгән чара өченче ел бөтен Россиядән мөмкинлекләре чикләнгән талантлы балаларны берләштерә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). 1-нче һәм 2-нче июльдә Казанда 7-нче июньдә старт алган «Игелекле дулкын» фестиваленең төбәк сайлап алу туры узачак. Татарстан башкаласында барлыкка килгән әлеге чара инде өченче ел бөтен Россиядән мөмкинлекләре чикләнгән талантлы балаларны берләштерә. Казаннан соң сайлап алу турлары илнең башка шәһәрләрендә узачак.

Мәсәлән, 10-11-нче июль көннәрендә сайлап алу сынаулары Ярославльдә, 22-23-нче июльдә – Севастопольдә, 1-2-нче августта – Ростов-на-Донуда, 8-9-нчы августта – Владивостокта, 15-16-нчы августта – Новосибирскта, 20-21-нче августта – Курскта, 4-5-нче сентябрьдә – Санкт-Петербургта һәм Екатеринбургта, 15-16 сентябрьдә – Калининградта, 2-3 октябрьдә – Мәскәүдә узачак, дип хәбәр иттеләр «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасында.

Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча финал катнашучылары «музыка» (вокал, ишарәле җырлау, инструментта уйнау), «хореография», «сәхнә сәнгате» (үзенчәлекле жанр, уку) юнәлешләре буенча сайлап алыначак. Фестиваль нәтиҗәләре 28-нче ноябрьдә узачак «Игелекле дулкын» гала-концертында билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Игелекле Дулкын» мәдәни-хәйрия фестивале тематик иҗади һәм хәйрия акцияләрен үз эченә ала, аларның максаты иҗатның физик мөмкинлекләр белән чикләнмәгән булуын күрсәтү, ә дуслык һәм бердәмлек үз чиратында игелек һәм бер-береңә булышу кебек кыйммәтләргә нигезләнгән буын тәрбияләргә ярдәм итәчәк.

Фестиваль Президент грантлары фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Игелекле Казан» хәйриячелекне үстерүдә хезмәттәшлек итү фонды ярдәмендә үткәрелә. Фестивальне оештыручылар - Игорь Крутой Академиясе һәм Казан Мэриясе.

Барлык яңалыклар