В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу шосседа велосипед спорты буенча Россия чемпионатын уздыру белән бәйле
Казанда 22, 28 һәм 89 нчы номерлы автобуслар хәрәкәте схемасы вакытлыча үзгәрәчәк. Бу шосседа велосипед спорты буенча Россия чемпионатын уздыру белән бәйле.
28 июнь көнне 8:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр һәм 29 июньдә 6:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Кремль күпереннән Батурин урамына кадәр хәрәкәт туктатылачак.
22, 28а һәм 89 нчы номерлы автобуслар туры юнәлештә Кремль дамбасыннан Меңьеллык мәйданы буйлап алга таба Сул як Болак урамы, Астрономия урамы, Лобачевский урамы, К.Маркс урамы һәм алга таба маршрут буенча барачак.
22, 28 һәм 89 нчы номерлы автобуслар кире юнәлештә К.Маркс урамыннан Пушкин урамы буйлап, аннан Уң як Болак урамы, Меңьеллык мәйданы буйлап Кремль дамбасына һәм аннан маршрут буенча барачак, дип хәбәр итә «2 нче номерлы ПАТП» МУП.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук Казанда велоспорт буенча Россия чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру чорында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр.