Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2020, 11:49

Быел «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» республика фестивале видеоформатта узачак

Казанда Инвалидлар декадасы кысаларында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мәдәни чаралар, консультацияләр һәм башка ярдәм күрсәтеләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь, Алинә Бережная). 1-10 декабрьдә Казанда, бөтен дөньядагы кебек үк, традицион Инвалидлар декадасы узачак. Быел санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында барлык мәдәни-күңел ачу чаралары онлайн режимында узачак. Бу хакта бүген шәһәр башкарма комитетының эшлекле дүшәмбесендә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде. Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, бүгенге көндә онлайн режимда мәдәни-күңел ачу ялын оештыру – иң яхшы карар. «Мәдәни чараларны онлайн-форматка күчерү үзен тулысынча аклый – бүген зур аудиторияләр җыеп, куркыныч астына куярга кирәкми», – дип билгеләде Мэр.

Шәһәрдә төрле яшьтәге кешеләр өчен мәдәни, күңел ачу һәм спорт чараларын уздыру планлаштырыла, дип ассызыклады Азат Абзалов. Балалар һәм яшьләр өчен китап клубында нәфис әсәрләр уку, интеллектуаль онлайн-викторина, «Нәрсә?Кайда?Кайчан?» интеллектуаль турниры, музыкаль кичәләр, мастер-класслар, турнирлар һәм башкалар оештырылачак.

Видеоформатта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр иҗатының традицион республика фестивале «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» узачак. Спикер фестивальнең шәһәрнең Совет районында барлыкка килүен искә төшерде. «13 ел эчендә әлеге чара республика күләмендәге бәйрәмгә әверелде, – дип билгеләп үтте Азат Абзалов. Фестивальдә катнашу өчен фестивальне оештыру комитетына түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: +7(843)272-42-43. Бүгенге көндә Татарстанның 19 учреждениесеннән заявкалар кабул ителгән инде. Декабрь ахырында реконструкцияләнгән Сәет Галиев мәдәният йортында гала-концертны яздыру башкарылачак. Гала-концерт фестивальнең социаль челтәрләрендә трансляцияләнәчәк.

Ноябрьдә «Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты фестивале дә старт ала, ул бөтен илдән сәләтле катнашучыларны – авыр тормыш хәлендә калган балаларны җыя. Килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә сайлап алу турлары онлайн-форматта узачак.

Инвалидлар декадасында мохтаҗларга социаль ярдәм дә оештырылачак. «Лаборатор һәм функциональ тикшеренү методлары булган сәламәтлек саклау учреждениеләре өйдән чыгып йөри алмый торган инвалидларны тикшерүне оештырачаклар», – дип сөйләде Азат Абзалов.

Инвалидларны дарулар белән тәэмин итү һәм медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча консультацияләр +7(843)249-12-73 телефоны буенча күрсәтеләчәк. Кайнар линия эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтүдәге ялгыз инвалидлар, шулай ук Казанда 994 кеше (шул исәптән 12 Бөек Ватан сугышы инвалиды) өчен социаль хезмәткәр гаризасы буенча фатирларны һәм йорт яны территорияләрен җыештыруда ярдәм оештырылачак.

Илсур Метшин матди ярдәм һәм социаль тәэмин ителеш – Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының төп эше, ләкин шәһәр дә мохтаҗларга ярдәм итәргә тырыша, дип ассызыклады. «Без үз ягыбыздан безнең вәкаләтләргә сыеша торган бөтен кулдан килгәнне эшлибез. Мәсәлән, 2018 елда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә милеккә салым ташламалары бирү үтенече белән мөрәҗәгать килде. Һәм Казан шәһәре думасы депутатлары шундый карар кабул итте. Кешеләр бу сорауны күтәрде, без җавап бирдек. Ул вакытта бу инициативаны башка шәһәрләр дә күтәреп алды», – диде ул.

Ел саен шәһәр бюджетыннан инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелә. Быел бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмне 270 Казан гаиләсе алачак.

Бүгенге көндә, Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, Казанда 86 меңнән артык инвалид яши, шуларның 5 меңе балалар.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.11.20
Видеорепортаж
23.11.2020 10:48
1 декабрьдән Казанда Инвалидлар декадасы старт ала
Барлык яңалыклар