Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.05.2024, 13:07

Тимерьюлчылар мәдәният йортында Италиянең эстрада җырчысы Антонелло Ферри чыгыш ясаячак

Хәйрия гала-концерты бүгенгә билгеләнгән

Фото: Марат Мөгыйнов

Бүген, 2 нче майда, Тимерьюлчылар мәдәният йортында «Татарстанда йолдызлы сәгать» бөтенроссия фестиваль-конкурсының хәйрия гала-концерты узачак. Чараның төп кунагы – Италия җырчысы Антонелло Ферри.

Гала-концертта шулай ук Санкт-Петербург җырчылары JuNa һәм Таисия Павенская катнаша. Моннан тыш, чара кунаклары Эльвира Басконың «Шәһәр чәчәкләре» һәм Наталья Квасованың «Көнчыгыш йолдызлары» күлмәкләр коллекцияләрен күрә алачак. Концерт 16:00 сәгатьтә башлана.

Бөтенроссия фестиваль-конкурсы Санкт-Петербург һәм Казан мәдәният эшлеклеләре инициативасы белән үткәрелә. Чараның максаты – ике шәһәр арасында мәдәни элемтәләрне ныгыту.

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, фестиваль мәдәният һәм туризм өлкәсендә импортны алмаштыру буенча федераль программаны гамәлгә ашыру кысаларында уза.

«Татарстанда йолдызлы сәгать» фестиваль-конкурсы ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән «Социаль һәм гуманитар инициативалар» милли ассоциациясе, Россия мәдәният хезмәткәрләре иҗат берлеге, Төньяк-Көнбатыш федераль округының Санкт-Петербург туристлык кластеры һәм «Һөнәрләр палатасы» төбәкара иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла.

Барлык яңалыклар