9 нчы май һәм бәйрәм алдыннан шәһәрдә кайбер урамнарда хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Меңьеллык мәйданында, шул исәптән Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәрге участокта, хәрәкәт 3 нче майда 18:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр чикләнәчәк. Моннан тыш, 7 нче майда 16:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Меңьеллык мәйданында, шул исәптән Уң як Болак һәм Сул як Болак урамнарыннан Чернышевский урамына кадәр, чикләүләр планлаштырылган. Тантаналы чаралар уздыру сәбәпле, 8 нче майның 16:00 сәгатеннән 10 нчы майның 2:00 сәгатенә кадәр Меңьеллык мәйданы транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябык булачак.
8 нче майның 18:00 сәгатеннән 9 нчы майның 22:00 сәгатенә кадәр Бондаренко урамы ябыла.
Салют тәмамлангач, кешеләр күп җыелса, «Казан» гаилә үзәге янындагы Сибгат Хәким урамын өлешчә ябарга мөмкиннәр, дип өстәде Азат Абзалов.